Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24.04.2026

"Габдулла Тукайда кунакта" викторина.
-
"School performance" 24.04.2026

Бүген "School performance " муниципаль театр конкурсының йомгаклау этабы узды. Безнең мәктәпне "Wonderland" театр коллективы тәкъдим итте һәм уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Театр коллективына алга таба да уңышлар телибез!
Сегодня 24.04.26 состоялся заключительный этап муниципального конкурса театральных постановок "School performance ". Нашу школу представил и успешно выступил театральный коллектив "Wonderland" и был награждён Дипломом III степени. Театральному коллективу желаем дальнейших успехов!
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24.04.2026

Бүген 4 нче сыйныф укучылары өчен "Тукай әкиятләренә ияреп" дип исемләнгән әкият-кичәсе үтте.
Сегодня для учащихся 4-х классов прошел сказочный вечер "Следуя сказкам Тукая"
-
Уңышыбыз/Наши успехи 23.04.2026

22 нче апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Илһам" иҗат конкурсының йомгаклау тантанасы узды.
Бу конкурста 8б сыйныфы укучысы Нуруллин Ислам (укытучысы Гайнетдинова Г.Ф.) һәм 9а сыйныфы укучысы Гараева Язилә (укытучысы Яббарова С.Я.) 3нче урынга лаек булдылар. Аларны 5 мең сумлык премия белән бүләкләделәр.22 апреля в Институте филологии и межкультурных коммуникаций Казанского (Приволжского) федерального университета состоялась торжественная церемония подведения итогов творческого конкурса "Ильхам". В этом конкурсе учащийся 8б класса Нуруллин Ислам (учитель Гайнетдинова Г. Ф.) и ученица 9А класса Гараева Язиля (учитель Яббарова С. Я.) заняли 3 место. Их наградили премией в 5 тысяч рублей.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 23.04.2026

Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, безнең мәктәптә "Мин сөйләргә өйрәнәм" проекты кысаларында "Тукайлы яз" дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды.Әлеге чарада 1-5 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр бала үзенең күңеленә иң якын булган, Габдулла Тукайның иҗатындагы иң матур шигырьләрне сәнгатьле башкару осталыгын күрсәтте.
Бүген яңгыраган һәр шигырь, төрле яшьтәге, төрле сыйныфларда укучы балаларның җаны белән сугарылган иде. Аларның һәр сүзе, һәр интонациясе, һәр хәрәкәте бөек шагыйрьгә булган мәхәббәтне, аның шигырьләренә булган ихтирамны чагылдыра иде. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Конкурска 33 заявка кабул ителгән иде.
Бәйрәмнең иң матур өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү булды. Жюри әгъзалары, һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, бәяләп, иң сәләтле, иң оста башкарган укучыларны сайлап алды. 1,2,3 урынннар билгеләнде.Укучылар дипломнар,истәлекле бүләкләр алдылар. Бу бәйрәм безнең күңелләрдә озак сакланыр, ә Габдулла Тукайның исеме һәм аның моңлы шигырьләре мәңге яшәр. -
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 23.04.2026

20 нче апрель көнне музей хезмәткәрләре тарафыннан Мөхәммәтдинов Рият Зәһретдин улының һәм Сираҗиева Сәгыйдә Фәүзетдин кызының "Күңелем Тукай белән сөйләшә" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылу тантанасы оештырылды. 7 нче б сыйныфы укучылары шушы матур чарада катнаштылар.
20 апреля сотрудниками музея было организовано открытие выставки Мухаметдинова Рията Загретдиновича и Сиразиевой Сагиды Фаузетдиновны "Душа разговаривает с Тукаем". Учащиеся 7-Б классов приняли участие в этом замечательном мероприятии.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 23.04.2026

4б сыйныфында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үзенчәлекле сыйныфтан тыш чара үтте. Чара милли шагыйрьнең иҗатына багышланган викторина рәвешендә оештырылды. Максат – укучыларның Тукай әсәрләренә булган кызыксынуын арттыру, аларның туган телгә, әдәбиятка мәхәббәтен ныгыту, шулай ук коллектив эшен, бер-берләренә ярдәм итү күнекмәләрен үстерү.
Викторина берничә турдан торды. Тукайның билгеле әсәрләре, аларның геройлары турында сораулар яңгырады. Мәсәлән, "Шүрәле" әкиятенең кайсы җирендә бара? "Туган тел" шигырендә нинди хисләр чагыла? Габдулла Тукайның бай мирасы белән танышу, туган телнең гүзәллеген тою һәм аны ярату өчен тагын бер мөмкинлек булды. Чараның уңышлы узуы, билгеле, укучыларның активлыгыннан һәм аларның шагыйрьгә булган хөрмәтеннән килә. -
Файдалы әңгәмә/Полезная беседа 23.04.2026

Бүген мәктәптә укучылар өчен "Расходник" фильмын карау оештырылды. Чара үсеп килүче буында хокукый нормаларның мөһимлеген аңлау һәм законга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аннан соң әңгәмә булды, анда укучылар күргәннәре турында сөйләштеләр, сораулар бирделәр һәм хокук тәртибе һәм иминлеккә кагылышлы үзләрен кызыксындырган темаларга аңлатмалар алдылар.
Сегодня в школе организовали просмотр фильма "Расходник" для учащихся школы. Мероприятие направлено на формирование у подрастающего поколения понимания важности правовых норм и уважения к закону. После просмотра состоялась беседа, в ходе которой школьники смогли обсудить увиденное, задать вопросы и получить разъяснения по интересующим их темам, касающимся правопорядка и безопасности.
-
"Йолдызга 10 сорау" проекты 22.04.2026

Бүген "Бәйрәм" җыр ансамбле "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында татар эстрадасының танылган җырчысы Рамиль Шарапов белән очрашуда булдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җырчы белән якыннан таныштылар. Актив катнашып концертка билет оттылар.
Сегодня ансамбль песни "Байрам" в рамках проекта "10 вопросов звезде" посетил встречу с известным певцом татарской эстрады Рамилем Шараповым. Ребята задали интересующие их вопросы. Выиграли билет на концерт.
-
Уңышыбыз/Наши успехи 22.04.2026

Мәктәбебездә озын нардалар буенча Кубок узды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 2012–2016 елларда туган укучылары арасында нардалар ярышлары узды. Чара «Г. Тукай исемендәге мәктәп Кубогы — озын нардалар» дип аталды.
Турнир йомгаклары буенча:
1 урын — Шәймарданов Карим
2 урын — Муртазина Дина
3 урын — Хузягалиев ДаниярҖиңүчеләр район ярышларында Мөслим лицее һәм Мөслим гимназиясе укучыларына каршы уйнаячак. Әйткәндәй, нардалар — кызыклы гына түгел, ә файдалы да: алар логика, стратегик фикерләү, игътибар һәм үз-үзеңне контрольдә тотуны үстерә. Бу уен балаларда хәрәкәтләрне алдан күрә белергә, дөрес карар кабул итәргә һәм көндәшкә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Нардалар балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы интеллектуаль уеннарның берсе санала. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!











