МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | с. Старый Варяш, ул. Чишма, д. 10, к. а |
Телефон: | |
E-Mail: | DStvar.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Былбыл" |
Руководитель: | Шаяхметова Резеда Харисовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Нәүрүз 22.03.2023
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә балалар җырладылар , биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә булды.
-
Консультация для родителей «Опасность весеннего паводка» 17.03.2023
РОДИТЕЛИ!
Наибольшую опасность весенний паводок представляет для детей. Оставаясь без присмотра родителей и старших, не зная мер безопасности, так как чувство опасности у ребенка слабее любопытства, играют они на обрывистом берегу, а иногда катаются на льдинах водоема. Такая беспечность порой кончается трагически. Весной нужно усилить контроль за местами игр детей.
Уважаемые родители!
Не допускайте детей к реке без надзора взрослых, особенно во время ледохода; предупредите их об опасности нахождения на льду при вскрытии реки или озера. Расскажите детям о правилах поведения в период паводка, запрещайте им шалить у воды, пресекайте лихачество. Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью. Помните, что в период паводка, даже при незначительном ледоходе, несчастные случаи чаще всего происходят с детьми. Разъясните детям меры предосторожности в период ледохода и весеннего паводка.
-
Әниләребезне котладык. 07.03.2023
Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын! Әниләребезне котлап шигырьләр сойләдек.җырладык,биедек.
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуы. -
Рисование "Портрет мамы". 07.03.2023
Рисование "Портрет мамы". Учились правильно располагать части лица. Зпкрепляли приемы рисования разными материалами, знания о жанре портрета. Воспитывали в детях чувство любви и уважения к матери.
-
Наши достижения. 04.03.2023
Воспитанница нашего детского сада Сабирова Айзиля награждена дипломом первой степени
Республиканского конкурса «Защитнику Родины посвящается 2023»
в номинации «Декоративно-прикладное творчество» .Поздравляем.
-
Әниемә бүләгем. 04.03.2023
Әниләргә дип бүләкләр әзерләдек.
Сезгә бүләк ясадык,
Иренмәдек, тырыштык.
Үзең хезмәт куйган әйбер –
Зур бүләк дип уйлаштык.
-
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2023
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
-
Дөньякүләм туган тел көне 21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
-
Әфганстан безнең йөрәкләрдә. 16.02.2023
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы! -
М.Жәлилнен туган көнен билгеләп үттек. 15.02.2023
Халкыбызның патриот шагыйре М.Жәлилнен туган көнен билгеләп үттек .
Муса Жэлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Анын иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.