МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | с. Старый Варяш, ул. Чишма, д. 10, к. а |
Телефон: | |
E-Mail: | DStvar.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Былбыл" |
Руководитель: | Шаяхметова Резеда Харисовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Ак чәчәкләр" акциясе. 27.10.2021
Балалар "Ак чәчәкләр" акциясенә кушылып, кәгазьдән чәчәкләр ясадылар, бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.Аның тарихы үткәннәргә илтә. Патша Россиясе вакытыннан ук оештырылып килгән әлеге акциянең төп максаты булып авыру кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларның бераз гына булса да, матди хәлен яхшырту тора. Чараның символы – ак чәчәк.
Әлеге акция бүгенге көнне дә актуальлеген югалтмый, -
Светофор һәм юл билгәләре белән танышу. 23.10.2021
Мөслим районы “Былбыл” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан , балалар светофор һәм юл билгәләре белән таныштылар. Юл кагыйдәләрен дөрес үтәргә өйрәнделәр.
-
Уйный- уйный үсәбез. 22.10.2021
Татарстанда туган телләр елы уңаеннан,балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү максатыннан, балалар төрле уеннар уйныйлар.Бүген алар "Дүртенчесе артык" дигән уен вакытында чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә өйрәтүне дәвам иттеләр.
-
Алтын көз бәйрәме. 19.10.2021
Мөслим районы “Былбыл” балалар бакчасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында,бүген балалар Алтын көз бәйрәменә җыелдылар. Көз турында матур җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, сары-кызыл яфраклар белән уйнадылар.Бәйрәм бк күңелле узды.
-
- Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар? 16.10.2021
Татарстанда туган телләр елы уңаеннан балалар көзге уңыш турында белемнәрен ныгыттылар. Яшелчәләрне танып,дөрес әйтүдә күнектеләр.
- Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?
-
Көзге агачларда үзгәрешләр. 15.10.2021
Татарстанда туган телләр елы уңаеннан балалар төрле агачлар белән танышуны дәвам иттеләр.Балалар агачлардагы көзге узгәрешләр турында сөйләделәр.Шигырьләр ,табышмаклар әйтештеләр.
-
Көзге яфраклар. 12.10.2021
Көзге яфраклар. Балалар көзнең билгеләре белән танышуны дәвам итеп көзге яфраклар турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
Обучение по планированию работы. 12.10.2021
Педагоги ДОУ прошли обучение со специалистом Департамента образования РТ по теме "Планирование работы дошкольного образования на 2020-2021 учебный год".
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз. 05.10.2021
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.
-
Өлкәннәр көне белән. 01.10.2021
Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел
Бүген өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел
Гел яхшыга өйрәтәсез
Тыңлыйбыз сезнең сүзне
Һәр эштә үрнәк сез безгә
Хөрмәт итәбез сезне.
Иң кирәкле, газиз затлар булып, Бала хәсрәтләре күрмичә; Яшәгез Сез, бар булыгыз әле, Картаюны бар дип белмичә! ... Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр Телибез без бүген барыгызга. Бала, оныкларга кирәк булып Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп. Яшәгезче әле, картаймагыз, Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.