МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | с. Старый Варяш, ул. Чишма, д. 10, к. а |
Телефон: | |
E-Mail: | DStvar.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Былбыл" |
Руководитель: | Шаяхметова Резеда Харисовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Хәрәкәтле уеннар. 02.12.2021
Татарстанда туган телләр елы уңаеннан балалар белән торле хәрәкәтле уеннар оештырабыз. Сау- сәламәт бала хәрәкәтләнергә, йөреп торырга, йөгерергә тиеш. Бала тик кенә йөгереп вакыт уздырмасынга аның уенын хәрәкәтле, кагыйдәле, максатлы уеннар белән баетабыз. Бу инде баланы коллективта да тәрбияли, игътибарын да арттыра.Бүген алар "Күрсәт әле үскәнем" дигән уен уйнадылар
-
Курчак театры 01.12.2021
Татарстанда туган телләр елы уңаеннан.балалар курчаклар ярдәмендә татар халык әкияте "Кәҗә белән сарык" ны уйнадылар. Әкият геройларының хис-тойгыларын, халәт-кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәнделәр . Театральләшкән тамашалар күрсәтү балаларда артистлык сәләтен үстерүгә ярдәм итә.
-
Кардан кар бабай әвәләдек. 30.11.2021
Кыш килүгә балалар бик шатлана. Кардан кар бабайлар, төрле җәнлек сыннары әвәләп, шау-гөр килеп уйнап, кар атыштылар.
-
Калфак бизәү. 27.11.2021
В год родного языка и народного единства дети в детском саду поззнакомились с содержанием татарского растительного орнамента; научились выполнять узорную композицию на плоскости силуэта национального головного убора татарской девушки – калфака; закрепили умения в подборе цветовых сочетаний элементов с фоном.В ходе занятий прививаем осознанное отношение к красоте народного татарского орнамента.
-
Әниемә бүләгем. 27.11.2021
Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
-
Район балалар бакчалары мөдирләре методик берләшмәсе. 24.11.2021
Бүген,Мөслим районы “Былбыл” балалар бакчасында, “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында,"Балалар бакчасында гаилә һәм социаль партнерлар белән хезмәттәшлекнең традицион һәм инновацион алымнары" дигән темага район балалар бакчалары мөдирләре методик берләшмәсе утырышы узды. Алар алдында"Кәҗә һәм җиде кәҗә бәтие" дигән театральләшкән шогыль күрсәтелде.Шулай ук теманы яктыртып чыгышлар ясалды,кызыклы "Башваткыч" уены уздырылды.
-
Театральләшкән шогыль. 24.11.2021
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, район балалар бакчалары мөдирләре семинарында"Кәҗә һәм җиде кәҗә бәтие" дигән театральләшкән шогыль күрсәтелде
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү. 20.11.2021
Балаларга урамда, өйләрендә ялгызы калганда куркынычсызлык чараларын, куркыныч яный торган әйберләр турында белемнәрен ныгыту буенча әңгәмә үткәрелде.
Бәла булган очракта балаларны коткару хезмәткәрләренә үзләренең адресларын әйтергә өйрәтүне дәвам итү.Балаларда әйләнә тирәдәгеләргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максат итеп куелды.
-
Калфак белән танышу. 19.11.2021
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында балаларыбыз татар халык хатын кыз баш киеме, орнаментлары белән таныштылар
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге. 18.11.2021
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында балалар кайчы белән эшләү кунекмәләрен, гади предметларны кәгазьдән кису алымнарын ныгыттылар