Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89
-
Тиздән Яңа ел бәйрәме! 10.12.2016

Бакчада Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшлзре башланып китте. Әти-әниләр "Яңа ел бизәкләре" конкурсына әзерләнә, ә балалар тәрбияче апалары белән бергә бүлмәләрне бизиләр.
-
"Кошларга - җимлек" конкурсы 05.12.2016

Әти-әниләр арасында "Кошларга - җимлек" конкурсы игълан ителгән иде.Кокурс бик актив барды.Барлыгы 20 әти-әни катнашты.Конкурска куелган эшләр зур тырышлык белән күңел җылысы биреп эшләнгән.Берсеннән-берсе матур, зәвыклы итеп ясалган җимлекләр арасыннан иң яхшыларын сайлап алу жюрига бик авыр булды.Конкурс нәтиҗәләре Яңа ел бәйрәмендә игълан ителәчәк.
-
Кечкенәләргә - бүләк 30.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме уртанчылар төркеме балаларына "Колобок" курчак театрын рус телендә уйнап күрсәтте.Кечкенә дуслары әкиятне тын да алмый карап утырдылар.Соңыннан әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә узды.
-
Әниләргә - әкият 28.11.2016

Бүген уртанчылар төркеме әниләрне "Шалкан" әкияте күрсәтеп сөендерделәр. Балалар рольләрне бик оста башкардылар.Әниләр алдында чыгыш ясау өчен тәрбиячеләр Фатхутдинова Г.М. , Шайхайдарова Г.Д. һәм балалар зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр.Костюмнарны әзерләргә әниләр дә булышты. Балаларның чыгышы әниләргә бик матур бүләк булды.
-
Әниләргә бүләк 26.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме әниләр көненә зур тырышлык белән әзерләнде: үз куллары белән бүләкләр ясадылар, эниләргә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Тәрбияче апалары белән әниләр турында әңгәмә уздырдылар.
-
Кечкенәләр төркемендә әниләр көне 25.11.2016

Бүген кечкенәләр төркеме балалары әниләрен котладылар.Балаларның "Әнием, бәйрәм белән котлыйм" дип кочаклап алулары әниләргә иң зур бүләк булгандыр, могаен...
-
Әти-әниләр җыелышы 23.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Тәрбиячеләр Хаматшина Р.В., Гарипова А.А. балаларны мәктәпкә әзерләү буенча чыгыш ясадылар.Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Медсестра Калимуллина Д.М. саф һаваның әһәмияте, балаларны чыныктыру турында сөйләде.Әти-әниләр белән кар сыннары ясау турында планнаштырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 22.11.2016

Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы булды.Тәрбиячеләр Фәтхетдинова Г.М., Шайхайдарова Г.Д. 3-4 яшьлек балаларның психологик үзенчәлекләре, компьютер һәм бала дигән темага чыгыш ясадылар.Әти-әниләр белән анкета уздырылды.Булачак конкурсларның шартлары белән таныштылар. Балалар "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 21.11.2016

Бүген кечкенәләр төркеменең әти-әниләр белән эш планы нигезендә төркем җыелышы узды.Тәрбиячеләр Тимеркаева Г.Т., Шайхайдарова Г.Д. 2-3 яшьлек балаларның психологик үзенчәлекләре, кул чуклары моторикасын үстерүнең әһәмияте турында чыгыш ясадылар. Медсестра Калимуллина Д.М. балаларның физик үсеше, культура-гигиена кагыйдәләрен формалаштыру буенча әңгәмә уздырды.Әти-әниләр белән уздырылачак конкурслар турында мәгълумат бирелде.
-
Әкияттә кунакта 10.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кечкенә дусларына бәйрәм ясадылар. Алар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар рольләрне бик оста башкардылар. Кечкенә артистларның чыгышы балаларга бик ошады.










