Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90
-
Тукай көне 26.04.2017

Авыл мәдәният йортында Тукай көне билгеләп үтелде. Мәктәпкә әзерлек төркеме "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Су анасы" әсәрләрен сәхнәләштерде.
-
Өмәләр дәвам итә 22.04.2017

"Чисталык икеайлыгы" кысаларында өмәләр дәвам итә. Шушы максаттан бакча территориясе чүп-чардан арындырылды, кар өемнәре таратылды, складлар тәртипкә китерелде.Алдагы көннәрдә чистарту эшләре дәвам итәчәк. Бакча ихатасында карт агачларны кисү, яңаларын утырту эшләре башкарылачак.
-
Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел! 22.04.2017

Бу көнне тәрбиячеләр Кубәк урта мәктәбе укучылары оештырган "Делать добро никогда не поздно" акциясендә катнаштылар. Укучыларның максаты - донор булырга өндәү.Бакча хезмәткәрләреннән берничә кеше донор булырга теләк белдерделәр.
-
"Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" 21.04.2017

Балаларга милли тәрбия бирү буенча лэпбуклар конкурсына тәрбиячеләр Фатхутдинова Г.М., Гарипова А.А. "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дип исемләнгән лэпбук ясадылар.Тимеркаева Г.Т. әкиятләр буенча лэпбук эшләде. Хаматшина Р.В. һәм Шайхайдарова Г.Д. "Милли бизәкләр" исемле лэпбук тәкъдим иттеләр.
-
Мәрхәмәтлелек көне 20.04.2017

Авыл мәдәният йортында "Мәрхәмәтлелек көне" уңаеннан өлкәннәргә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт куйдылар. "Хуҗабикә" клубына йөрүче тәрбиячеләр өлкәннәрне үзләре әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйладылар.
-
Билингваль балалар бакчасы конкурсы 18.04.2017

Безнең "Кояшкай" балалар бакчасы "Билингваль балалар бакчасы" конкурсында катнашты.
-
Иң яхшы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү почмагы 12.04.2017

"Карлыгач" балалар бакчасы базасында "Иң яхшы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү почмагы" конкурсына йомгак ясалды.Безнең бакча актив катнашкан өчен Грамота һәм фотоаппарат белән бүләкләнде.
-
Юл кагыйдәләренә - яшел ут! 27.03.2017

Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы кысаларында тәрбиячеләргә юл кагыйдәләре почмагын тулыландыру максат итеп куелды. Атналык барышында авыл урамы макеты ясалды, эшчәнлекләр, кңел ачу кичәләре эшкәртмәләре тупланды, дидиактик уеннар баетылды, проект эшләре эшләнде. Почмак өчен җаваплы тәрбияче Шайхайдарова Г.Д. уеннар, дидактик материалларның картотекасын төзеде.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 25.03.2017

Бу көнне авыл мәдәният йортында кышны озату - язны каршы алу, ягъни Нәүрүз бәйрәме узды.Бәйрәмдә бакча балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар, балалар уеннарда катнашып язга килергә булыштылар.
-
Җырлап яшә, моңлы халкым! 23.03.2017

Балалар бакчасының "Чишмә" фольклор ансамбленең 5 еллык тарихы бар.Шушы вакыт эчендә ансамбль авыл һәм район тамашачыларына татар халкының милли йолаларын, җырлы биюләрен бүләк итте.Бакчада милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Туган ягын, туган туган җирен яратучы, милли аңлы балалар тәрбияләү - бакчабызның төп максатларыннан берсе.Быел авыл җирлекләре арасында узган "Җырлап яшә, моңлы халкым!" смотр-конкурсында Иске Карамалы авыл җирлеге беренче урын яулады.Концертта ансамбль чыгышын тамашачы бик яратып кабул итте. "Чишмә"леләр район үзәгендә гала-концертта катнашу хокукына ия булдылар.










