Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90
-
Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы 15.03.2017

Бакчаның юл өйрү кагыйдәләренә өйрәтү планы нигезендә 13-18 мартта "Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы" бара. Атналык кысаларында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча бердәм белем бирү эшчәнлекләре, күңел ачу кичәләре, эти-эниләр белән викторина, анкета тутыру, участок инспекторы белән очрашу, максатчан экскурсия, рәсем конкурсы узачак.
-
Конкурс нәтиҗәләре 10.03.2017

Әти-әниләр, балалар белән "Минем йортым, минем урамым" дип аталган макетлар конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурста беренчелекне Фатыхов Радик алды. Ул конкурска ике эш - авыл мәчете һәм үзләренең йорт макетын ясап алып килгән иде. Шаяхметов Р., Закиров Д., Хаматуллина Г. икенче-өченче урыннарны бүлеште. Конкурста барлыгы егермедән артык эш каралды. Катнашкан барлык әти-әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.Макетлар исә бакчаның юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү почмагын тулыландырды.
-
Әнием - кадерлем! 09.03.2017

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе узды. Балалар әниләрне, әбиләрне, бакчада эшләүче апаларны бәйрәм белән котладылар.Малайлар кызларга бәйрәм бүләге - сюрприз әзерләгәннәр.Кичә уеннар, матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Әниләргә бүләк 07.03.2017

Уртанчылар төркеме балалары бәйрәмдэ әниләрен яңа җыр-биюләр белән сөендерделәр.Балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре әниләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде.
-
Әниләр бәйрәме 06.03.2017

Бүген кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме булды. Балалар әниләрен бәйрәм белән котлап шигыръләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, биюләр биеделәр.
-
Йолдызлык - 2017 01.03.2017

З.Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда узган "Йолдызлык - 2017" конкурсында "вокал-соло" номинациясендә 3 урын алдык.
-
Оста куллар 25.02.2017

"Минем йортым - минем урамым" дип аталган авыл йортлары һәм оешмалар макетлары конкурсы ахырына якынлашып килә.Тиздән конкурсның җиңүчеләре билгеле булачак. Конкурска килгән эшләрнең һәммәсе дә күп көч куеп, фантазия белән, күңел җылысын биреп эшләнгән. Барлык конкурсларда да актив катнашучы, оста куллы, тәрбиячеләребезнең уң кулы булган Фатихов Радикның эшләре күргәзмәгә куярлык.Конкурска ул ике эш: үз йортларының һәм авыл мәчетенең макетларын алып килгән.Аның эшенә сокланмыйча мөмкин түгел. Тормыш иптәше Зәнфирә белән тәрбиягә алган ике балаларын бакчага йөртәләр. Зәнфирә дә кул эшләренә бик оста. Аларга киләчәктә сәламәтлек, балаларын тәрбияләүдә уңышлар теләп калабыз.
-
Юлда йөрсәң уяу бул, юл кагыйдәсен нык бел! 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчада "Юлда йөрсәң уяу бул, юл кагыйдәсен нык бел!" дигән күңел ачу кичәсе узды. Кичәдә әтиләр, бабайлар. абыйлар, әниләр, әбиләр катнашты.Балалар юл кагыйдәләре турында тамаша күрсәттеләр. Әтиләрнең юл кагыйдәләре турында белемнәрен тикшерделәр. Кичә уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Спартакиада 18.02.2017

Безнең бакча коллективы авыл җирлекләре арасында узган кышкы спартакиада ярышларында катнашты.Авыл җирлегенең волейбол командасы составында көч сынаштык, шашка уйнадык.
-
Әтиләргә бүләк 16.02.2017

Тиздән Ватанны яклаучылар көне уңаеннан бакчада зур бәйрәм булачак. Балалар яңа җырлар биюләр өйрәнәләр, әтиләренә үз куллары белән бүләк әзерлиләр.










