Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Тәҗрибәләр ясыйбыз 16.12.2021

Зурлар төркемендә лимонның үзлекләрен тәҗрибә аша өйрәнделәр. Балалар лимон турында белемнәрен арттырдылар, аның файдалы, витаминнрга бай җимеш булуын белделәр.
-
Бүлмәләрне бизибез 14.12.2021

Кечкенәләр төркемендә балалар белән бергә уен бүлмәсен кар бөртекләре,кар бабайлар, җәнлек силуэтлары белән бизәделәр. Кыш турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.
-
Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә 10.12.2021

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр кисеп ябыштыру эшчәнлегендә чыршы ясадылар һәм аны төрле төстәге түгәрәкләр белән бизәделәр.
-
Мини-музей 09.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакчаның мини-музеенда булдылар.Алар татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, ризыклары турында белемнәрен киңәйттеләр.
-
Минем яраткан әкиятем 08.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркемендә "Минем яраткан әкиятем" темасына рәсем эшчәнлеге узды. Балалар татар, рус, мари, чуаш халык әкиятләре буенча яраткан әкият персонажларын рәсемгә төшерделәр.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт! 06.12.2021

Кечкенәләр төркемендә физик культура шөгылендә традицион булмаган спорт җиһазлары кулланыла. Мондый эшчәнлекләр балалар өчен аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Җиһазларны ясауда әти-әниләр ярдәм итәләр.
-
Теремкәй 03.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Театр һәм балалар" проекты кысаларында кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчелә "Теремкәй" рус халык әкиятен уйнап күрсәттеләр.
-
Юлда йөрсәң уяу бул! 01.12.2021

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту максатыннан зурлар төркемендә "Юлда йөрсәң уяу бул!" дигән темага кызыклы чара узды. Балалар урам аша чыкканда игътибарлы булырга, саклык чаралары турында онытмаска кирәклеген өйрәнделәр. Юл йөрү кагыйдәләре турында биремнәр эшләделәр, табышмаклар чиштеләр.
-
29 ноябрь - Татарстан Республикасы флагы көне 30.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы флагы көне кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә әңгәмә узды. Балалар символикалар турында белемнәрен киңәйттеләр, Татарстан гимнын тыңладылар.
-
Әниләр көне 29.11.2021

Әниләр көне уңаеннан бакчада тәрбияләнүчеләр әниләргә бүләк-открыткалар ясадылар, әниләрне котлап видеролик төшерделәр.










