Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"Яшь бөреләр" балалар фестивале 07.04.2022

5 апрельдә авыл мәдәният йортында районкүләм "Яшь бөреләр" талантлы балалар фестиваленең зона сайлап алу туры булып узды. Безнең бакчадан фестивальдә Шайхетдинова Әминә уңышлы чыгыш ясады һәм ул район турында катнашачак.
-
Петр I гә 350 ел 06.04.2022

2022 елда Россиядә Петр I нең 350 еллыгы билгеләп үтелә . Шул уңайдан зурлар төркеме балалары мәдәният йортында "Яшәгән ди бер патша" исемле танып -белү чарасында катнаштылар , аның бала чагы, тормышы белән таныштылар. "Безнең эскадрилья" исемле кисеп ябыштыру юлы белән ясалган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
-
Халыкара балалар китабы көне 05.04.2022

2 апрель- Халыкара балалар китабы көне уңаеннан балалар бакчага кайткан яңа аудио китапларны таныштылар. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, язмаларны тыңладылар.
-
Кошлар көне 04.04.2022

1 апрель -кошлар көне унаеннан зурлар төркеме балалары кул хезмәте эшчәнлегендә пластик калаклар кулланып кошлар ясадылар.
-
Чыныгабыз 01.04.2022

Кечкенәләр төркеме балалары йокыдан соң чыныктыруның төрле күнегүләре белән шөгыльләнәләр. Чыныктыру сәламәтлекне ныгытуның, авыруларны киметүнең иң кулай ысулларының берсе булып тора.
-
Хәрәкәт активлыгын үстерәбез 31.03.2022

Кечкенәләр төркеме балалары физик культура эшчәнлегендә бер-бер артлы йөрергә, йөгерергә, гимнастик скамейкадан гәүдәне туры тотып йөрергә өйрәнәләр.
-
Мин-милләтемнең киләчәге ,горурлыгы 29.03.2022

"Миләшкәй" балалар бакчасы базасында "Мин - милләтемнең киләчәге , горурлыгы" дигән муниципаль конкурсының сайлап алу туры узды. Безнең бакчадан конкурста Шәйхетдинова Әминә уңышлы чыгыш ясады.
-
[Халыкара театр көне 28.03.2022

Мәдәният йортында узган "Курчак театры илендә" дип исемләнгән кичә Халыкара театр көненә багышланды. Тәрбияче Шайхайдарова Г.Д. курчак театры төрләре белән таныштырды, курчакларны уйнату техникасын күрсәтте. Балалар үзләре дә артист булып карадылар.
-
Помидор утыртабыз 24.03.2022

Зурлар төркеме балалары белән табигать почмагында помидор үсентеләре утырттык. Балалар помидор үстерү технологияләре турында күзаллауларын үстерделәр.
-
Чәчәк ясыйбыз 23.03.2022

Кул хезмәте эшчәнлегендә картон һәм пластилин кулланып, язның беренче чәчәге умырзая ясадык.










