Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Новости "Нижнетабынская ООШ"
Кызыклы очрашу,,,
Опубликовано: 19.02.2015#УрокПобеды Быелгы уку елында да мәктәптә шундый кызыклы спорт уеннары шактый гына уздырылды. Эстафеталы ярышлар аеруча кызыклы уза. Анда нинди генә кызыклы уеннар уйналмый: Фәрит абыйлары белән бергә түгәрәктә ясаган “Балластик ракета” очыру дисеңме, “Чаңгы самокатында” ярышу дисеңме, барсы да бик күңелле һәм кызыклы. Ярышлардан соң укучылар: “Абый мин дә ясыйм әле теге чаңгыңны”,- дип Фәрит абыйлары артыннан йөгереп йөриләр. Ә Фәрит абыйлары иренми, мастерской ишеге һәр чак ачык, кирәкле материал да табырга була, станоклар да гөрләп эшләп тора, кер дә иренми яса гына.
Менә бүген дә Фәрит абыйлары укучылар өчен тагы бер кызыклы вакыйга оештырды. Мөслимнең “Агромастерын”да эшләүче егетләр –Сабитов Динар һәм Илнарларның сноуборд спорты белән шөгыльләнүен белеп алган да, аларны мәктәпкә укучылар белән очрашуга чакырган. Егетләр, әлбәттә, ялындырып тормадылар, килеп тә җиттеләр. Укучылар дәрестән соң алар белән бергәләп тауга бардылар. Тауга хәтле чаңгы белән бару үзе бер кызык булса, егетләрнең таудан сноубортта шуып төшүләрен карау тагын да кызыклы булды. Укучылар, Илнар һәм Динар абыйларына, берсен- берсе уздырып төрле сораулар бирделәр, аларның чаңгыларын тотып та, киеп тә карадылар. Кызыксынулары шундый көчле иде.Аларның күзләрендәге очкыннарны гына күрсәгез иде! Сүзсез дә аңлашыла- безнең егетләр дә бу спорт төрен үз итәчәкләр. Күп тә үтмәс безнекеләр дә сноуборд чаңгыларына басарлар. Сәламәт кенә булсыннар! Әйткәнемчә, спортны яраткан бала авыру булмас.Сәламәт булырлар алла боерса.
К списку новостей










