• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А
Телефон: +7(855)-563-28-77
E-Mail: Sntbn.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнетабынская ООШ"
Руководитель: Хафизов Рузаль Фанисович
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 27 обучающихся,8 воспитанников
У нас учат: 8 учителей, 2 воспитателя

Новости "Нижнетабынская ООШ"

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Опубликовано: 16.11.2024

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Юл фаҗигалары нәтиҗәсендә балаларның вафат булуы аеруча борчу тудыра.
    Берләшкән Милләтләр Оешмасы  мәгълүматлары буенча дөньяда һәр 24 секунд саен бер кешенең гомере өзелә. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү максатында оештырыла.
   Әлеге мөһим дата уңаеннан халык арасында пропаганда чаралары, белем бирү учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләр, рәсем бәйгеләре, викториналар һәм күпсанлы акцияләр үткәрелә. Безнең мәктәп укучылары да алардан читтә калмады. 
   Мәктәпнең “Светафор” отрядының юл хәрәкәте инспекторлары башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.            Башлангыч сыйныф укучылары белән Бөтендөнья юл фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан юлда йөрү кагыйдәләрен искәртү буенча тәрбия сәгате үткәрелде. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын, аларның тормышлары нинди фаҗигале рәвештә өзелүен искә алып, балаларга юлда үз-үзеңне тотуга җаваплы карашның мөһимлеге турында тагын бер кат искәртеп уздылар.
  Әйе, дөрестән дә мондый акцияләр юл хәрәкәте иминлегенең никадәр әһәмиятле булуын, һәлакәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алуын җитди рәвештә аңлау өчен кирәк. Юл – уен мәйданы түгел, ул аеруча да игътибар һәм саклык таләп итә. Әлеге акцияләрдә катнашкан балалар моны бик яхшы аңларга тиеш.



К списку новостей