Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Новости "Нижнетабынская ООШ"
Табигать хозурында
Опубликовано: 14.03.2011Табигать хозурында.
Түбән Табын урта мәктәбендә спорт һәм сәламәтләндерү юнәлешендә менә күп еллар инде чаңгы түгәрәге эшләп килә. Түгәрәкнең җитәкчесе Валеев Фәрит Өлфәт улы. Фәрит Өлфәтович укучыларны чаңгы шуу серләренә өйрәтә. Аның укучылары мәктәп, район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда гел уңышларга ирешеп киләләр, призлы урыннарга лаек булалар. Безнең мәктәптә шундый матур традиция бар. Ел саен Фәрит Өлфәтович үзенең түгәрәк членнары һәм башка чаңгы шуарга яратучы балалар белән табигатькә, урманга, Ык аръягына, авылыбызның горурлыгы булган Шифа чишмәсенә поход ясыйлар. Менә инде бу юлы да мондый походлар 7 март көненнән алып бүгенге көнгә кадәр дәвам итәләр. Дәресләрдән соң укучыларыбыз спорт киемнәрен киеп, чаңгыларга басып сәяхәткә чыгып китәләр. Укучыларыбыз чаңгы спортын бик яраталар, үзләренең сәламәтлекләрен дә ныгыту өстендә эшлиләр.
- “Табигатьтә, саф һавада йөрү безгә бик тә рәхәт һәм файдалы. Без анда Шифа чишмәсе тавының иң биек урынына менеп басып, табигатебезнең матурлыгына, туган ягыбызның гүзәллегенә сокланып карап торабыз. Авылыбыз уч төбендә кебек күренеп тора” – диләр укучыларыбыз.
Чыннан да бу походлар укучыларыбызның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итә. Алар моның белән генә чикләнмиләр, Ык аръягында булган вак күлләрне, атаулыкларны күреп, кошларны, төрле җәнлекләрне күзәтәләр.
Бу традициянең киләчәктә дә дәвам итүенә ышанабыз. Менә шулай: укучыларыбыз үзләренең вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырышалар. “Хәрәкәттә бәрәкәт” диләр бит безнең халыкта. Укучыларыбыз да һәрчак хәрәкәттә.
Педагог-оештыручы: Нәсифуллина Гөлзирә Галимҗан кызы.
К списку новостей










