Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Новости "Нижнетабынская ООШ"
Без кабызган утлар
Опубликовано: 12.02.2011БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР
“Челтәр компаниясе” ААҖ һәм “Мәгърифәт газетасының уртак проекты
Электр белән дус булыйк!
Безнең тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Әйе, бүген электр - алыштыргысыз ярдәмчебез. Ләкин кешеләргә зур ярдәм итеп, электр үзен белмәгән һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәргә, көнкүреш приборлары белән сак эш итмәгәннәргә, электр энергиясе объектлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозганнарга үлем куркынычы да тудыра. Бу кагыйдәләрне мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балаларга төшендерү аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шуларны күздә тотып, “Челтәр компаниясе” ААҖ 2010 елның 15 октябреннән 10 декабренә кадәр укытучылар арасында “Электр иминлеге” темасына иң яхшы дәрес планы һәм эшкәртмәсенә, сыйныф сәгате, класстан тыш чара үрнәгенә Республика конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү Республика программасы кысаларында үткәрелде.
Һәм ниһаять, бу конкурска йомгак ясалды. Безнең район буенча лауреатлар -Түбән Табын урта мәктәбе укытучылары – Филия һәм Рафаэль Зариповлар. 11 февраль көнне Мөслим районы электр челтәре оешмасы җитәкчесе Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәевич мәктәпкә килеп “Челтәр компаниясе” ААҖ нең кыйммәтле бүләкләрен тапшырды, аларны бу җиңүләре белән котлады. Укучы балаларны һәм шулай ук барлык кешеләрне дә электр белән дус булырга, аның белән эш итү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
Бүләкләр арасында “Его величество Электричество” китабы һәм DVD-диск та бар. Бу китап бик зәвыклы һәм эчтәлекле итеп эшләнгән һәм анда укучыларның электр белән эш итүгә, аннан саклануга нигезләнгән рәсемнәре, төрле хикәяләр, шигырьләр тупланган. Өйрәнү өчен бик уңайлы булган DVD-диск “Безопасное электричество” дип исемләнгән. Бу дискка балаларга кызыклы булган мультиклар да, гыйбрәтле фильмнар да, энергетикларга багышланган җырлар да кертелгән.
Китапны һәм дискны “ТАТЭНЕРГО” ААҖ һәм “Челтәр компаниясе” чыгарган һәм диск бүләк буларак бушлай таратыла.
“Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Сафиуллин Дамир Һаруновичка, Мөслим районы электр челтәре оешмасы җитәкчесе Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәевичка безнең укытучыларыбызны шулай зурлаган өчен чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга эшләрендә иминлек, зур уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз.
Электр белән дус булыйк һәм аның белән сак эш итик, дуслар.
12.02.2011
“Электр иминлеге” темасына укучылар арасында булган рәсем конкурсында актив катнашучы 8 класс укучысы Кыямов Руслан “Безопасное электричество” дигән DVD диск белән, ә 10 класс укучысы Нуриева Диләрә “Его величество Электричество” дигән китап белән һәм “Мәгърифәт” газетасына подписка белән бүләкләнә.
К списку новостей










