Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Парламент дәресе 27.04.2018

Бүген, 27 апрель - рәсәйкүләм парламент көне. Шул уңайдан тарих укытучысы Ахматвалиева Р.М. 5-9 нчы сыйныф укучыларына сыйныф сәгате күрсәтте. Укучылар сыйныф сәгатеннән белемнәрен ныгыттылар.
-
Тукай - безнең күңелләрдә! 26.04.2018

26 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Шул уңайдан шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Бәйрәм чарасы бик матур булды.
-
"Без- Тукай оныклары!" 26.04.2018

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан Мөслим үзәк китапханәсе "Без- Тукай оныклары!" дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырды. Сөләйманова Диләрә (1 кл.), Шириева Раилә (1 кл.), Садриев Раяз(2 кл.), Идиатуллина Аделина (3 кл.) беренче турдан узып икенче турда катнашып Дипломга лаек булдылар. Укучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2018

26 апрель - Габдулла Тукай тууына 132 ел тулу уңаеннан уңаеннан район үзәгендә шигырь бәйрәме оештырылды. Безнең мәктәптән Сөләйманова Диләрә (1 кл. укытучысы Шакирова Ә.М.), Бухарин Айзат (7 кл. укытучысы Әмирова М.Р.) шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Шигырь бәйрәменнән укучылар матур хисләр белән кайттылар.
-
Тыл ветераны Тәзкирә апа белән очрашу 24.04.2018

Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераны Тәзкирә апа Әхәтоваларда кунакта булдылар. 88 яшьлек апабыз күзлексез дә йөгерек укый, бер дә ялгышмыйча яттан "Мокамайны" ны сөйли. Хәтере яхшы, тормыштан тәм табып, бар кешегә игелек теләп яши. Балалар да шигырьләр сөйләделәр, Тәзкирә әбиләренең рәхмәтен алдылар.
-
Батырлык дәресе "Сугыш - бу сүздән дә авыры юк" 23.04.2018

Батырлык дәресе уңаеннан Югары Табын авылында яшәүче сугыш ветераны Габдрахимов Габдрахман Габдрахимович янында башлангыч сыйныф укучылары белән бергә очрашуда булдык. Укучылар сугыш ветеранына концерт номерлары күрсәттеләр. Габдрахман бабай укучыларның чыгышыннан бик канәгать булды. Сугыш ветераны балаларга матур теләкләр теләде, күргән авырлыклар турында сөйләде. Укучылар бик игътибар белән тыңлап утырдылар. Безнең күңелләрдә матур истәлекләр калды.
-
Экология икеайлыгында тирә-якны җыештыру 21.04.2018

Экология икеайлыгы кысасында мәктәпкүләмендә укучылар белән берлектә тирә-якны җыештырдык. Башлангыч сыйныф укучылары чүпләрне җыйдылар, 5-9 сыйныф укучылары бакчаны җыештырдылар.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 20.04.2018

7 нче сыйныф укучылары Югары Табын авылында яшәүче тыл ветераны Нәдилә апа янына очрашуга бардылар. Укучылар Нәдилә апага концерт номерлары күрсәтеп күңелен күтәрделәр. Нәдилә апа укучыларга бик зур рәхмәтләрен белдерде.
-
Рәсәйкүләм тикшерү эшләре 19.04.2018

Бүген 4 нче сыйныфларда рус теленнән тест өлеше, 5 нче сыйныфларда математикадан рәсәйкүләм тикшерү эшләре эшләделәр.
-
сыйныф сәгате "Кошлар дөньясына сәяхәт" 18.04.2018

Экология икеайлыгы кысасында биология укытучысы Сафаргалина Илмира Мөбаракшовна 1-9 нчы сыйныф укучыларына "Кошлар дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Сыйныф сәгатендә укытучы укучылар белән берлектә кошларга карата викторина, "Сорау - миннән, җавап сездән!", язгы сынамышлар бәйгесе, мәкальләр беләбезме? буенча уен - сәяхәт оештырылды. Чара бик яхшы булды.










