МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
03.10.2024
Балалар белән табигатьнең матурлыгын күзәттек.Көннәр җылы,матур тора.Агачларның төсләре көн саен купшылана.Күзәтүчәнлек,соклану хисе тәрбияләнде.
-
02.10.2024
Балалар белән рәсем дәресендә кисточкалар белән эшләү күнегүләре ныгытылды.Пөхтәлек,күзәтүчәнлек тәрбияләнде.
-
01.10.2024
Бүген 1 нче октябрь- Өлкәннәр көне.Без балалар белән күп еллар "Чулпан" балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Галимҗанова Резеда апаны котлап кайттык.
-
27.09.2024
Бүген тәрбиячеләр көне.Барлык тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлыйбыз.Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар телибез.Балаларыбыз безне дә бәйрәм белән котлады.
-
26.09.2024
Бүген агач исемнәрен өйрәнүне дәвам иттек.Балалар "Алмагачта алмалар" темасына рәсем ясадылар.Кисточкалар,краска белән чиста-пөхтә эшләү күнегүләре камилләштерелде.
-
24.09.2024
Тәрбияче балалар белән "Алтын көз" темасына әңгәмә үткәрде.Көз турында рәсемнәр карадылар.Табигатне күзәттеләр.Көз җитү белән яфраклар саргая,көннәр суыта,яңгырлар ешрак ява дигән нәтиҗә чыгардылар."Алтын көз" темасына рәсем ясадылар.Чисталык,күзәтүчәнлек тәрбияләнде.
-
23.09.2024
Балалар белән кисеп ябыштыру шөгылендә "Аквариумда балыклар" темасына эшләдек.Кайчыны дөрес тотарга,клей белән сак эшләү күнегәләре камилләштерелде.Тәрбияче балыклар турында бик күп мәгълүмат бирде.
-
19.09.2024
Көзге көннәр бик матур тора.Балаларның тыштан керәселәре дә килми.Бакчабызда карамиләш куагы үсә,ул бик уңган.Балалар карамиләш куагы турында күп мәгълүмат белделәр.Аның яфраклары,җимешен танырга өйрәнделәр.
-
18.09.2024
Балалар белән тәрбияче "Туган авыл.Шәһәр." темасына әңгәмә үткәрде.Балалар авыл белән шәһәр арасында аерма белән таныштылар.Үзебезнең авылның исемен хәтерләрендә калдырдылар.Туган илгә мәхәббәт,ярату хисе тәрбияләнде.
-
17.09.2024
Балалар белән үзебезнең ишек алдында торган мульфильм геройлары турында сөйләштек.Бакчабызны бизәп торучы персонажларларны балалар бик яраталар.