МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
21.10.2024
Балалар белән "Әбиемнең серле сандыгы" темасына әңгәмә үткәрдек.Тәрбияче калфак,түбәтәй,алъяпкыч,чигүле сөлгеләр,кулъяулыклар белән таныштырды.
-
18.10.2024
Тәрбияче балаларны "Өч дуңгыз баласы" әкияте белән таныштырды.Балалар хайваннар дөньясы белән якыннан таныштылар.Хайваннарга карата игътибарлылык,ярату хисе тәрбияләнде.
-
18.10.2024
Балалар белән татар халкының милли киеме алъяпкыч бизәдек.Татар халкының милли орнаментлары белән таныштылар.
-
15.10.2024
Балалар белән картинадан "Көзге көннәр" темасына әңгәмә үткәрдек.Сөйләм теле баетылды,дөрес сөйләү күнегүләре камилләштерелде.
-
14.10.2024
Балалар белән геометрик фигуралар белән таныштык.Алар шул фигуралардан төрле предметлар ясадылар.
-
10.10.2024
Балалар белән сөйләм теле үстерү өстендә "Көзге табигать" темасына хикәя төзеп сөйләделәр.Көз турында шигырьләр кабатладылар.Хәрефләрне дөрес әйтү күнегүләре ныгытылды.Сөйләм теле баетылды.
-
09.10.2024
Бүген безнең балалар бакчасына Мөслим районы янгын сүндерү инспекторы Тайбактин Вильям Сергей улы килде.Ул балаларга электр приборлары турында,алар белән сак эшләргә кирәклеген аңлатты.Балаларда сакчыллык,игътибарлылык тәрбияләнде.
-
08.10.2024
Математика дәресендә балалар предметларның саннар арасында бәйләнешен өйрәнделәр.Предмет санына туры килгән цифрны табарга өйрәнделәр.Игътибарлылык,күзәтүчәнлек тәрбияләнде.Предметларны санау күнегүләре камилләштерелде.
-
07.10.2024
Балалар "Кулъяулык бизибез" темасына кисеп ябыштырдылар.Кайчыны дөрес тотып кисү күнегүләре,клей белән ябыштыру күнегүләре ныгытылды.Чиста,пөхтә эшләү күнегүләре ныгытылды.
-
04.10.2024
Балалар белән рус теле дәресендә "Детский сад" темасына рольле уен уйнадылар.Бакчадагы уенчык исемнәрен тәрбияче татарча әйтте,балалар русча әйттеләр.Сөйләм теле ныгытылды,игтибарлылык тәрбияләнде.