МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хузина Лилия Лаздатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 8 учащихся и 13 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Авыл мәдәният йортына экскурсия 29.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре авыл мәдәният йортында экскурсиядә булдылар. Анда эшләүче абый-апалары белән, аларның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 28.03.2023

Авыл мәдәният йортында узган "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштык.
-
Районкүләм семинар 23.03.2023

22нче март көнне Мәлләтамак башлангыч мәктәбендә райондагы филиал башлангыч мәктәбе укытучыларының "Азкомплектлы мәктәп шартларында укучыларда иҗади эшчәнлек формалаштыру "исеме астында семинар үтте.Көн тәртибендә Россиядә "Укытучы һәм остаз елы "буларак ачык дәресләр каралды.Татарстанда "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр"елы кысаларында мастер -класслар,класстан тыш чара үткәрелде һәм чыгышлар тыңланды.Семинар бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Әлеге семинарда мәктәбебездән Әхмәвәлиева Лилия Нәҗип кызы катнашты.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2023

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә.
Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. -
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2023

Бүген 21 нче март - көн белән төн тигезлеге көнен, Нәүрүз бәйрәмен Метрәй башлангыч мәктәбе укучылары авылдашларына Нәүрүз такмаклары, матур изге теләкләр белән билгеләп үттеләр.
-
Кырымның Россиягә кушылуы 20.03.2023

Бүген башлангыч сыйныфлар белән "Кырымның Россиягә кушылуы" дигән темага сыйныф сәгате узды.
-
Флаг күтәрү тантанасы 20.03.2023

Атнабызны флаг күтәрү тантанасы белән башлап җибәрдек. Эшләребез уңышлы булсын!
-
Сергей Михалковка 110 яшь 13.03.2023

"Мөһим мәсьәләләр турында" проекты кысаларында рус балалар язучысы Сергей Михалковка 110 яшь тулу уңаеннан класс сәгате үткәрелде. Балалар язучының "Дядя Степа" әсәре буенча төшерелгән мультфильмны карадылар, геройларның уңаймы, тискәреме икәнен ачыкладылар
-
Әйләнә-тирә фәненнән олимпиада 13.03.2023

3 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәйнәп Республика олимпиада үзәге үткәрә торган әйләнә- тирә дөнья фәненнән "Эрудит" олимпиадасында катнашты.
-
Туган көн котлавы 13.03.2023

Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында ветеран укытучы, озак еллар мәктәбебез директоры вазифасын башкарган Галимов Мирзанур Миргалим улын туган көне белән котладык.





