Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 592 обучающихся |
У нас учат: | 46 учителей |
Новости
Китапханәче һөнәре белән танышу
Опубликовано: 19.03.2024Профориентация айлыгы кысаларында, 19нчы март көнне , Үзәк китапханәдә, китапханәче һөнәре белән якыннан танышу максатыннан, 3б сыйныф укучылары (кл. житэкчесе Иванова С. Ә.) экскурсиядә булдылар. Библиограф Солтанова Алсу Максут кызы китапханә буйлап экскурсия оештырды. Балалар китапханәнең аерым һәр бүлеге белән таныштылар.. Балалар китапханәсе җитәкчесе Кашапова Зилә Мөддәрис кызы балаларга үзенең ни өчен китапханәче һөнәрен сайлавы, балалар бүлеге эшчәнлеге, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Абонемент һәм уку залында эшләүче китапханәчеләр балаларны якташ язучыларыбыз иҗаты белән таныштырдылар. Кашапова Миләүшә Рәшит кызы укучыларга кирәк китапларны ничек табарга, формулярны дөрес итеп тутырырга, каталог белән ничек файдаланырга кирәк икәнен күрсәтеп аңлатты. Әңгәмә вакытында балалар китаплар, китап сөючеләр белән турыдан-туры эшләүгә кагылышлы сорауларны бирделәр, үзләре өчен кызыклы һәм бик күп файдалы мәгьлүмат алдылар. Чара азагында балаларга интерактив уен оештырылды.
К списку новостей