Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 565 обучающихся |
У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
Шахмат буенча «Буыннар элемтәсе» республика турниры
Опубликовано: 23.03.202323 март көнне Мөслим лицее базасында шахмат буенча «Буыннар элемтәсе» республика турнирының 1 этабы узды. Ул Татарстан Республикасында «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын һәм «Бердәм Россия» ВПП федераль партиянең «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Чараны «Россия Пенсионерлар берлеге» нең җирле бүлеге, СФР клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды. Сәламләү сүзе белән Мөслим районындагы «Россия Пенсионерлар берлеге» нең җирле бүлекчәсе рәисе Рөстәм Шәрипов һәм клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Фәридә Ганиева чыгыш ясады.
1 этапта районның 3 династиясе – Латыйповлар, Галиевлар һәм Фәтхуллиннар гаиләләре катнашты. 1 урынны - Галиевлар гаиләсе вәкилләре, 2 урынны Латыйповлар һәм 3 урынны Фәтхуллиннар алды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр Чаллыда узачак зона этабында катнашачак.
К списку новостей