Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 565 обучающихся |
У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
Үзәк китапханәдә “Китап яши торган йорт” исеме астында чара
Опубликовано: 07.10.20227нче октябрьдә 2б сыйныфы укучылары өчен Үзәк китапханәдә “Китап яши торган йорт” исеме астында чара узды. Укучыларга китапханә буйлап кызыклы экскурсия оештырылды. Китапханәче Кашапова М.Р. балаларга «уку залы», «абонемент», «китап фонды», «китап уку формуляры» ның нәрсә икәнен аңлатты. Китап эшкәртү хезмәткәрләре Мингазова Г.К., Васильева А.Р., Идиятуллина Г.М. укучыларга картотека белән эшләүне күрсәттеләр, фондтагы китаплар турында мәгълүмат бирделәр, матур әдәбият һәм бүлектәге китапларның ничек урнашуын аңлаттылар. Библиограф Солтанова А.М. укучыларга китапханәгә балалар өчен килүче газета-журналларга күзәтү ясады, периодика белән таныштырды. Соңыннан укучыларга якташ язучыбыз, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары турында тирәнтен белешмә бирделәр, шигырьләре, табышмаклары белән таныштырдылар.Чара барышында балалар үзләренең яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Кызыклы викторинада катнашып, активлыклары өчен бүләкләнделәр.
К списку новостей