Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 565 обучающихся |
У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
Габдулла Тукайның туган көне
Опубликовано: 26.04.2019
Бүген Тукай скверында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә иҗтимагый совет рәисе Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.М. Харисова, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриев, Татарстан Республикасы мәктәпләренең Атказанган укытучысы, мәгариф ветераны, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, ветеран укытучылар катнашты. Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләгән әлеге чарада районыбыз мәктәпләреннән килгән шигърият яратучы, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкаручы укучыларыбыз Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Лицейның укучылар үзидарәсе һәм Росия укучылар хәрәкәте активистлары чарада катнашучыларга Тукайның шигырьләрен тараттылар, “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш” акциясен уздырдылар. Акция кысаларында укучылар тирә-юньдәгеләрне Тукай шигырьләре аша тәрбияле, акыллы, мәрхәмәтле булырга чакырдылар.
К списку новостей