Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 565 обучающихся |
У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
"Тукай дәресләре"
Опубликовано: 21.04.2016
20 апрельдә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 10-11 сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай дәресе” узды. Укучылар шагыйрь иҗатына күзәтү ясадылар, шигырьләрен укыдылар “Тукай мәхәббәтенең биш мизгеле” исемле фильм карадылар. Әлеге чараны Латыйпова А.Г. әзерләде һәм уздырды.
Шул ук көнне 7а һәм 7б сыйныфы укучылары “Тукай иҗатын беләсеңме?” исемле уенында көч сынаштылар. “Тукай оныклары” һәм “Мөслимлеләр” командылары Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен сөйләделәр. 7б сыйныф укучыларының “Тукай оныклары” командысы җиңү яулады. Чараны Ситдыйкова Ч.И. һәм Латыйпова А.Г. уздырды.
Республикакүләм уза торган “Тукай дәресләре” кысаларында Латыйпова А.Г. 5а сыйныф укучылары өчен “Г.Тукайның тормыш мизгелләре” исемле дәрес уздырды. Укучылар проект эшләрен якладылар, компьютер презентациясе һәм Тукай иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.
К списку новостей