Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-562-50-95 |
E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 592 обучающихся |
У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Международная просветительская акция «Тотальный диктант» 20.04.2024
Сегодня учителя и обучающиеся Муслюмовского лицея участвовали в Международной просветительской акции «Тотальный диктант». В этом году автором текста стала писательница, журналист, многократный финалист премий "Большая книга" Анна Матвеева.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада 20.04.2024
17-19 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада үтте. Агымдагы елда олимпиадада Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән, 5 чит илдән барлыгы 500 укучы һәм студент көч сынашты. Әлеге олимпиадада Мөслим лицеенан 5 укучы катнашты. Катнашучылар татар теле һәм әдәбиятыннан булган белемнәре буенча телдән һәм язмача биремнәр үтәделәр, проектлар якладылар. Мөслим лицееның 9нчы сыйныф укучысы Әгълиева Зилә XI Халыкара олимпиада җиңүчесе, 10 нчы сыйныф укучысы Морзаханова Мәдинә призёр булдылар. Укытучылары – Ситдыйкова Ч.И., Ситдыйкова Э.Д.
-
Интеллектуальная игра «Правда или ложь» 19.04.2024
В рамках недели биологии и экологии, ученицы 11а класса провели для учеников 7в класса интеллектуальную игру «Правда или ложь». В ходе игры учащиеся ознакомились с новыми фактами о растениях и животных.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм методик семинары 19.04.2024
19 апрель көнне Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Мөслим муниципаль районы туган (татар, мари) теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри үсеше» дигән еллык проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре» темасына районкүләм методик семинары узды. Туган тел мөгаллимнәре 2023-2024 нче уку елында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясадылар.
-
«Театр яктылыкка илтә» муниципаль проекты кысаларында 19.04.2024
19 апрель көнне «Театр яктылыкка илтә» муниципаль проекты кысаларында Мөслим лицееның “Күңелле сәхнә” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылары Алмаз Гыймадиевның “Фәрештә” спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Түгәрәк җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Э.Д.
-
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе 18.04.2024
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбендә уза торган Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесендә 8а сыйныф укучысы Хәйруллина Азалия Альберт кызы һәм 2б сыйныф укучысы Мусин Артур Дмитрий улы "Тукай моңы җиһанда" номинациясендә инглиз телендә чыгыш ясап, 1 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Укытучылары- Гатиатуллина Э.К
-
II районара яшь мөгаллимнәр слеты 18.04.2024
Бүген II районара яшь мөгаллимнәр слеты кысаларында инглиз теле укытучысы Нуриева Л.Л., башлангыч сыйныф укытучысы Зиазова А.Ф. ачык дәресләр күрсәттеләр, инглиз теле укытучысы Гәрәева А.Ф. һәм рус теле укытучысы Хаҗиева С.Р. осталык дәресләре үткәрделәр. Методик эшләр буенча директор урынбасары Хафаева Р.М. “Мөслим лицее мисалында остазлык эшчәнлеге белән танышу” темасына чыгыш ясады. Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Нәбиева К.В. укучылар белән күңелле тәнәфес үткәрде. Актаныш һәм Мөслим районы мәктәпләренең яшь мөгаллимнәренә лицей буенча экскурсия үткәрелде
-
"Әйдә шаярт" КВН уеннары 17.04.2024
Бүген Мөслимдә "Әйдә шаярт" КВН уеннары узды, сәхнәдә чыгыш ясаган 5 команда арасында Мөслим мәктәпләренең катнаш командасы иң яшь уенчыларын тәкъдим итте. Мөслим лицееннан уенда 10а сыйныфы укучылары Байбатыров Дима белән Шаймурзина Фаиза катнашты, Фаиза "Иң яхшы актриса" номинациясендә бүләкләнде. Команда КВН уенында 2 урынны яулады.
-
Профориентацион экскурсия 16.04.2024
Бүген 9а,9б сыйныф укучыларына, эшче профессияләрне пропагандалау максатыннан, ПК Агромастер ,ООО "Август", ООО "Туган як" оешмаларына, Мөслим политехник техникумына экскурсия оештырылды.
-
"Буыннар бәйләнеше" конкурсы 16.04.2024
Мөслим лицееның 7в сыйныф укучысы Талипов Инсаф, әтисе һәм дәү әнисе белән бүген "Буыннар бәйләнеше" дип исемләнгән республикакүләм үткәрелә торган конкурста катнаштылар.