Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Укучыбыз фотосы "Хезмәткә дан" скверында урын алды 30.08.2024

"Ел укучысы - 2024" титулына ия булган 11 нче сыйныф укучысы Мәдинә Морзаханованың фотосы "Хезмәткә дан" скверында урын алды. Мәдинә – уку алдынгысы. 2023-2024 нче уку елында татар теле, татар әдәбияты, химия, рус әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадаларында 5 призлы урын яулады. Рус әдәбияты фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүче, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада призёр булды. Мәдинә-республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар, спорт ярышлары җиңүчесе. Укучылар үзидарәсе, “Алдынгылар хәрәкәте” активисты, “Мөслим кызы-2023” титулы иясе.
-
Республикакүләм форум 26.08.2024

26 август көнне Мөслим лицееның биология укытучысы Солтанова А.И., Мөслим районы делегациясе составында, Түбән Кама шәһәрендә узган Республикакүләм үткәрелә торган "Синең чират" дигән форумда катнашты. Әлеге чара бик эчтәлекле һәм файдалы программа белән баетылып, мастер-класслар, күргәзмәләр, интерактив уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук яшь укытучылар Алёна Комарова үткәргән хакатонда катнашып, Мөслим районы турында фильм сценариесен тәкъдим иттеләр
-
Дәүләт әләме көне 22.08.2024

Бүген Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. 1991 нче елның 22 августында, Мәскәүдәге Ак йорт өстендә, Ак, Зәнгәр,Кызыл төстәге Дәүләт байрагы күтәрелә. Бу уңайдан бүген "Мөслим йөрәге" скверында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә укучылар,әти-әниләр, укытучылар чакырылган иде. Лицейның яшь армиячеләре дәүләт әләмен кертүдә катнашты. Бәйрәмдә 8б сыйныфы укучысы Нафиков Исламга паспорт тапшырылды. Бәйрәм күмәк велойөгереш белән тәмамланды.
-
Информационная сессия 20.08.2024

20 августа в г. Набережные Челны состоялась информационная сессия по темам «Здоровая семья – основа нации» и «Межпоколенные отношения как фактор демографического благополучия Республики Татарстан» , организованная Центром семьи и демографии Академии наук Республики Татарстан. На сессии приняли участие активные родители учащихся Муслюмовского лицея.
-
Август киңәшмәсенең пленар утырышы 20.08.2024

20 август көнне район мәдәният йортында "Мөслим муниципаль районы мәгарифе:сыйфатлы күрсәткечләр, стратегик ориентирлар,төп бурычлар" исеме астында август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лицейның математика укытучысы Р.З. Зиннаттуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Г. Латыйпова Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы С.Н. Җәләева "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, лаеклы ялдагы башлангыч сыйныфлар укытучысы Р.Х. Исламова "ТРның мактаулы остазы" күкрәк билгесе, инглиз теле укытучысы А.Ф.Гәрәева район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Бәйрәмдә дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллы нәтиҗәләр әзерләгәннәре өчен Р.З. Зиннәтуллина, С.Н. Җәләева, С.Р. Хаҗиева, Л.Л. Нуриева, Р.М. Хафаева район Башлыгының премияләре белән бүләкләнделәр.
-
Члены родительского комитета 8б класса награждены Благодарственными письмами Министерства образования и науки РТ 20.08.2024

Члены родительского комитета 8б класса награждены Благодарственными письмами Министерства образования и науки РТ за участие и победу в республиканском конкурсе «Секреты дружного класса», за активную работу по организации и созданию единого пространства семьи и школы в Муслюмовском лицее.
-
"ИкФолк" Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фолк-рок фестивале 17.08.2024

17 июнь көнне Мөслим районында зур чара – "ИкФолк" Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фолк-рок фестивале үтте. Әлеге чарага бик күп укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз җәлеп ителде. Мөслим данын фестивальдә "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбле һәм "Холодный драйв" вокаль-инструменталь төркеме яклады. Бу төркемнәрдә лицейда укучы егет-кызларыбыз катнашты. Площадкаларда (Мемориаль комплекс, Тукай скверы) волонтер егет-кызларыбыз кунакларны Мөслимебезнең күренекле урыннары белән таныштырдылар. Мөслим лицееның футбол мәйданчыгында һәркемгә ГТО нормативларын биреп карау мөмкинлеге бирелде.
-
Международный конкурс видеороликов "Читаем А.С. Пушкина" 01.07.2024

Ученик 8б класса МБОУ Муслюмовский лицей Латыпов Ринат занял 3 место в Международном конкурсе видеороликов "Читаем А.С.Пушкина" с видеороликом исполнения стихотворения собственного сочинения "Владимир Дубровский". Руководитель- Фазилова С.В.
-
Яшьләр көне уңаеннан уздырылган велойөреш 29.06.2024

Районкүләм Яшьләр көне уңаеннан уздырылган велойөрештә лицей укучылары, ата-аналары, укытучылар коллективы актив катнашты.
-
Мастер-класс "Журнальная живопись" 28.06.2024

Сотрудники «Центральной библиотеки» для детей пришкольного лагеря "Дружба" провели мастер-класс "Журнальная живопись". На мастер- классе сотрудники Центральной библиотеки рассказали ребятам об одном из видов современного искусства - о коллаже из журнальных и газетных вырезок.










