Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-563-96-05 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся |
| У нас учат: | 46 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 06.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кунаклары- Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы, 2022 елда Мордовия Республикасында Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше Сидоров Владимир Николаевич һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Афраимовичны каршы алдык. 2021нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт белдерәбез!
-
Точка роста 01.07.2021

30 июня учитель информатики Мирасов И.Х. принял участие в работе секции республиканского августовского совещания работников образования и науки «Центр «Точка Роста» - территория возможностей для современных сельских школ» в Зеленодольском муниципальном районе. Участники совещания принимали участие в мастер-классах, практикумах и соревнованиях, организованных для обучающихся центров гуманитарного и технологического образования.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 30.06.2021

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шул күркәм гадәт буенча, лицейлылар Мөслим урамнары буйлап, Сабантуйга бүләк җыярга чыктылар. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды
-
Чыгарылыш кичәсе 29.06.2021

28 июньдә "Кояшлы Ык" ял паркында Чыгарылыш кичәсе узды. Быел лицеебызны 17 укучы тәмамлады. Алар арасында республика олимпиадалары призерлары, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт ярышларында уңышларга ирешүче, бердәм дәүләт имтиханнарын бик югары балларга бирүче егет-кызлар бар. Уңышлар сезгә, кадерле 2021 нче елы чыгарылыш укучыларыбыз! Киләчәгегез якты булсын!
-
Чыгарылыш сыйныфлар 25.06.2021

25 июньдә "Кояшлы Ык" ял паркындагы "Чыгарылыш сыйныфлар" аллеясендә 2021нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары үз агачларын утырттылар
-
Хәтер һәм кайгы көне 23.06.2021

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган, 27 миллионга якын кеше гомерен өзгән.
Хәтер һәм кайгы көне Бөек Ватан сугышы геройлары һәм корбаннары, шулай ук азатлык һәм бәйсезлек өчен барлык сугышларда катнашучылар истәлегенә багышлана. Лицей укучылары һәм укытучылары бу көндә "Хәтер шәме" республика акциясенә кушылдылар -
Яшел Мөслим 23.06.2021

8б, 10 сыйныф укучылары Яшел Мөслим акциясе кысаларында, Банк урамында утыртылган агачларга су сиптеләр.
-
Сәләт 23.06.2021

Лицей активистлары 19 -23 июнь көннәрендә Алексеевск районы Биләр тарихи – археологик музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан «Сәләт» Халыкара белем бирү форумы - Junior Skills Biler Forum сменасы эшчәнлегендә катнашалар/ Активистки лицея принимают участие в работе международного образовательного форума «Сэлэт» - смена Junior Skills Biler Forum, который проходит с 19 по 23 июня на территории Билярского историко-археологического музея-заповедника в Алексеевском районе Республики Татарстан
-
Хезмәт һәм ял мәктәп алды лагере 23.06.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген “Хыял” хезмәт һәм ял мәктәп алды лагерендагы укучылар өчен “Туган телем- иркә гөлем” исемле квест узды.
-
Хезмәт һәм ял мәктәп алды лагере 22.06.2021

Бүген “Хыял” хезмәт һәм ял мәктәп алды лагере эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә 7-8 нче сыйныф укучылары 18 көн дәвамында ял белән хезмәтне аралаштырып, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздырачаклар.










