Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Баюковская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423983, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Баюково. ул. Советская.д.3 |
Телефон: | +7(855)-563-16-62 |
E-Mail: | Sbauk.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "БАЮКОВСКАЯ ООШ" |
Руководитель: | Мадьярова Айгуль Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 23 учащихся / 6 воспитанников |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Баюковская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
8 Март бәйрәме 05.03.2022
Язның беренче бәйрәме илләргә тынычлык , аяз күк йөзе алып килсен!
-
Чаңгы туризмы 05.03.2022
Укучылар арасында кышкы туризмны пропагандалау максатыннан Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары оештырылды. Ярышта 17 каманда көч сынашты. Командадагы ике кыз һәм ике егет 10 төрле каршылыктан торган этапларны үтеп, үзләрен җитезлектә, чыдамлыкта сынадылар. Укучылар барлык сынауларны уңышлы үттеләр һәм финишка югалтуларсыз килеп җиттеләр. Барлык балларны исәпләгәннән сон, җиңүчеләр билгеле булды. 3 урынга Чакмак төп белем бирү мәктәбе командасы чыкты, 2 урынны Мари Бүләр мәктәбе укучылары яулады, 1 урынга исә Усы мәктәбе командасы лаек булды. Призлы урынга лаек булучыларга Мәгариф идарәсе һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары һәм сертификатлар тапшырылды.
-
"Мөслим кызы Мөслим егете" проекты 04.03.2022
"Мөслим кызы Мөслим егете" проекты кысаларында мәктәптә эш дәвам итә.8 сыйныф кызлары өлеш пешерү серенә төшенделәр һәм пешерделәр.
-
Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау көне 03.03.2022
3 Март- Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау көне. Шул уңайдан,мәктәптә укучылар белән әңгәмә үткәрелде, аерым саклана торган территорияләрнең төрләре һәм үзебезнең район табигать һәйкәлләре белән таныштырылды.
-
Халыкара ак аюлар көне 28.02.2022
28 февраль Халыкара ак аюлар көне. Шул уңайдан биология укытучысы Арсланова Ф.Х. укучыларга ак аюларның яшәү тирәлеге,үрчүләре , аларны саклау турында мәгълүмат бирде.
-
Музыка ,рәсем укытучылары семинары 28.02.2022
-
Чаңгы ярышы 26.02.2022
Укучыларыбыз районда узган чаңгы ярышында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.\ Наши ученики (Гильмутдинова Гузель,Мухаметгалиева Инзиля) участвовали на лыжных соревнованиях.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2022
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.Шул уңайдан мәктәптә "Ягез әле егетләр" кичәсе үтте.Егетләребез бу бәйрәмдә үзләренең көчләрен сынадылар,җырладылар,биеделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Татар теле укытучылары семинары 22.02.2022
22 февраль көнне Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының " Дәрестә текст белән эш төрләрен куллану аша функциональ грамоталылык формалаштыру, аны бәяләү формалары "дигән темага район семинары булып узды.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыйпова Л. Т.7 нче сыйныфта татар теленнән "Җәенке һәм җыйнак җөмләләр", Садриева Г. М. татар әдәбиятыннан И . Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга "дигән темаларга ачык дәресләр күрсәтеп, үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп укучылары “ Туган телем-иркә гөлем” исемле әдәби-нәфис чарада бик матур чыгыш ясадылар. Килгән кунаклар балаларны укыту һәм тәрбияләүдә булган эш нәтиҗәләре белән таныштылар, мәктәптә татар телен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үттеләр.
-
21 февраль-Туган тел көне 21.02.2022
Ел саен 21 февральдә "Туган тел" көне үткәрелә.Безнең укучылар бу көнне әзерлек белән көтеп ала. Быел да мәктптә "Туган тел" көнен үткәрдек.Балалар матур чыгышлары белән сөендерделәр.\В школе прошел "День родного языка".Дети порадовали нас с красивыми выступлениями : прочитали стихи .