• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большечекмакская основная общеобразовательная школа" Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423993, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Большой Чекмак, ул. Молодежная, д. 2
Телефон: +7(855)-563-10-42
E-Mail: Sbkm.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большечекмакская ООШ"
Руководитель: Шафигуллина Наиля Макаримовна
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 36 учащихся, 5 воспитанников
У нас учат: 11 учителей, 2 воспитателя

Новости школы

"Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!"

Опубликовано: 21.05.2022

2022нче елның 21нче маенда Олы Чакмак авылында Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!" фәнни-гамәли конференция узды.

Тарихчылар фикеренчә, Олы Чакмак авылы мәдрәсәсенә 1830-1953 елларда, кайбер чыганакларда 1906 нчы елны нигез салына. Ул бик данлыклы мәдрәсә була, олы иркен бинада бер сыйныфта гына да 28 шәкерт аң-белем алган, дин нигезләренә төшенгән. Биредә бик гыйлемле, хөрмәтле хәлфәләр, имам-мөгәллимнәр белем биргән. Алар арасында Мөхәммәткашшаф бине мелла Әхмәтвәли Фәйзуллин, Мөхәммәтшакир бине мелла Әхмәтвәли Фәйзуллин да булган.
Дөнья вәзьгыяте белән мәдрәсә ташландык хәлгә килә. Вакыт җилләренә бирешми, мәдрәсәнең стеналары бүгенге көндә дә ныклы булуы юкка түгелдер. Димәк мәдрәсәнең киләчәге бар, әле ул киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, районыбыз мәгърифәтен үстерүдә үз өлешен кертер.

Районыбыз башлыгы Альберт Хузин әлеге мәдрәсәне һичшиксез торгызырга кирәк дигән карарга килеп, Олы Чакмак мәдрәсәсен төзекләндерү һәм аякка бастыру эшен оештыруга алынды.

Бүгенге конференциядә районыбызның хөрмәтле аксакаллары, тарих фәне укытучылары һәм килгән кунаклар Ислам диненең тормышыбыздагы өлеше, аның килеп чыгышы, районыбыз тарихы, гыйлемне үстерүнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Ислам динен кабул итү илебез мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән. Мәдрәсәне торгызу - динебезне дә торгызу, аны саклау, киләчәк буыннарга җиткерү өчен нигез булыр. Районыбыз җитәкчелеге тырышлыгы, Президентыбызның ярдәме белән, бу ният чынга ашар, иганәчеләр дә бу изге эштән читтә калмаслар,- дигән өметләрен җиткерделәр.



К списку новостей