МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Зарница" уены. 20.02.2016

Бүген мәктәптә 5 класстан алып 11 класска кадәр укучылар арасында "Зарница" хәрби-патриотик уены уздырылды. Һәр команда спорт һәм медицина әзерлеге буенча практик күнегүләр күрсәтте. Укучылар "Зарница"ның уен гына түгел икәненә төшенделәр. Нәтиҗәдә "Яшелләр" командасы җиңү яулады.
-
Ата-аналар җыелышы.
19.02.2016
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ата-аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Мубараков Илдар М. ир-егетләрне бәйрәм белән котлады. Укытучы Хәкимова Г.Ш. "Конфликтлар, агрессия. Аларны булдырмау юллары" темасына чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамматуллина Р.М. имтиханнар турында сөйләде. Ахырдан укучы егетләр катнашында ярыш үткәрелде. Егетләр үзләренең спорт, медицина, хәрби әзерлек буенча белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Фәнни-гамәли конференция. 19.02.2016

ГАОУ ДПО “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырган Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясаган өчен Мөслим муниципаль районы МБББУ “Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучысы Шамс А. III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре. 18.02.2016

11 нче сыйныф укучысы Насретдинова А.татар әдәбиятыннан укучыларның республика туры олимпиадасында призер булды. Укытучысы- Шамсова Р.Д. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре. 18.02.2016

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында 10 сыйныф укучысы Җәлилова Алсу призер булды. Укытучысы- Хәкимова Г.Ш. Котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары. 17.02.2016

Бүген мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары булып узды. Бәдретдинова Гөлназ Мәгфуряновна 5 класста тарих фәненнән "Дионис театры" темасына, Әхмәтов Рамил Әбүзәрович 11 класста җәмгыять белеменнән "Демократия" темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Район укытучылары һәм аларның җитәкчеләре дәресләрне уңай бәяләделәр, алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.
-
Әфганчылар көне. 15.02.2016

Мәктәбебез үзенең батыр авылдашларын онытмый. Аларның каберләрен чәчәкләр бизи.Быел да 15 февраль көнне әфганчылар, аларның якыннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары һәлак булган әфганчы авылдашларыбыз каберләренә венок салырга барды.
-
Олимпиадалар дәвам итә.
14.02.2016
8 нче класс укучысы Бәдретдинова А. математика фәненнән 7-11 класс укучылары өчен КГЭУ үткәргән "Надежды энергетики" олимпиадасының сайлап алу турында катнашты һәм 3 нче дәрәҗә призер булып танылды. Укытучысы - Мурзина С.Н. Уңышларыгыз белән котлыйбыз.
-
Кышкы туризм бәйгесе. 12.02.2016

Яңа Усы авылында үткән район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган кышкы туризм бәйгесендә укучыларыбыз командасы катнашты һәм "Контроль туристик маршрут" дип исемләнгән бәйгедә җиңү яуладылар. Тренерлары- Әхмәтов Р.Ә. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Мәктәптә шахмат һәм шашка ярышы. 11.02.2016

Бүген мәктәптә шахмат-шашка ярышы булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: кызлар арасында шашка ярышында Сөләйманова Ләйсән-1, Холбутаева Диләрә-2, Яруллина Роза-3 урынны яулады. Малайлар арасында Насибуллин Азат-1, Суфиев Рәзил-2, Хәкимов Денис-3 урында. Шахмат ярышы нәтиҗәләре түбәндәгечә: кызлар арасында Холбутаева Наилә-1, Буринскас Юстина-2, Лысова Настя-3 урында, малайлар арасында Шамс Айрат-1, Миркәев Шамил-2, Якупов Илдар-3 урынны бүлештеләр. Котлыйбыз!









