МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мин Тукайны яратам 21.03.2016

"Мизгел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальдә интернет челтәренә #МинТукайныЯратам# хештегы аша куелган чыгышлардан шигырь, җыр, рәсем номинацияләре буенча сайлап алынган укучылар катнашты. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да бик актив булдылар. Егетләр триосы( Әхмәтгалиев Р., Шакирянов Р., Шамс А.), Бәдретдинова А., Холбутаева Н., Шамс А., Хәкимов Д. уңышлы чыгыш ясадылар. 5 класс укучысы Шамс А.И. актив катнашканы өчен рәхмәт хаты һәм статуэтка белән бүләкләнде. Бәдретдинова Алисә җыр номинациясендә 2 нче урын яулады. Афәрин!
-
Региональная олимпиада 18.03.2016

Жалилова Алсу заняла 2 место на региональной олимпиаде по географии на базе историко-географического факультета Набережночелнинского государственного педагогического университета (учитель Мубараков Ильдар Магфурянович). Поздравляем и желаем успехов.
-
Умелые руки
17.03.2016
На зональном этапе конкурса "Открытая страна детства" в номинации " Умелые руки: от творчества к мастерству" в возрастной категории 16-18 лет работа Фарраховой Гузель "Мечеть Куль Шариф" заняла 3 место. Ее работа отправлена на республиканский этап.Руководитель Суфиянова Р.М. Желаем удачи!
-
"Көмеш кыңгырау" бүләге 15.03.2016

Мәктәбебез укучысы Холбутаева Н.Н. "Көмеш кыңгырау" газетасы белән тыгыз хезмәттәшлеге һәм актив иҗаты өчен Диплом белән бүләкләнде. Диплом белән бүләкләрне "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Ф.Сафин шәхсән үзе тапшырды. ( Укытучысы Шамсова Резида Дәниф кызы)
-
Конкурс "Живая классика" 14.03.2016

Холбутаева Наиля стала призером районного этапа Всероссийского конурса по чтению вслух "Живая классика". Поздравляем и желаем успехов.
-
Очрашу 10.03.2016

10 март көнне мәктәбебездә Чаллы язучылары якташыбыз Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, М.Кашгарый бүләге иясе, "Казан утлары" журналының әдәби бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдиковалар белән очрашу булды. Кичә укучыларның шигырь-җырлары белән үрелеп барды. Әдипләр укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мәктәпкә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. " Көмеш кыңгырау" газетасының актив хәбәрчесе Холбутаева Наиләгә диплом тапшырылды.Язучылар белән аралашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән 08.03.2016

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сeзне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. -
Йолдызлык-2016 05.03.2016

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында"Йолдызлык-2016" фестиваленең йомгаклау концерты булды.Безнең мәктәптән егетләр триосы 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Егетләр ансамбле уңышлы чыгыш ясаган өчен диплом белән бүләкләнде. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Искиткеч әйдаман" конкурсы 03.03.2016

29 нчы февральдә район күләмендә "Искиткеч әйдаман" конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән "Ялкын" отряды әйдаманы Фәррахова Гүзәл катнашты һәм "Иң күркәм әйдаман" номинациясендә җиңү яулады.
-
Район методик берләшмә утырышы. 25.02.2016

Бүген мәктәптә башлангыч класс укытучыларының «Кече яшьтәге мәктәп балаларының дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытта мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып танып-белү эшчәнлеген активлаштыру» темасына район методик берләшмә утырышы булды. 1 класста Мөхәмәдиева А.Ф."Әлифбаны йомгаклау" темасына әдәби уку дәресе, 2 класста Мәүләветдинова И.Р. "Билгене белдерә торган сүзләр" темасына татар теле дәресе, 3-4 класста Исламов Р.А. "Поворот на месте переступанием вокруг носков лыж" темасына физкультура дәресе күрсәттеләр. Район укытучылары Хамматуллина Р.М. әзерләгән "Мәктәбем-горурлыгым" дигән ачык чара карадылар. Берләшмә утырышында Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Гараева Р. Н., Юсупова Л. М. "Башлангыч сыйныф укучыларының проект эшчәнлеген оештыру" темасына мастер-класс күрсәттеләр, Шаяхметова Л. Ф. "Матурлык дөньясына сәяхәт" темасына чыгыш ясады. Утырыш бик файдалы һәм кызыклы узды.









