МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Музейга экскурсия 21.01.2017

М.Шәймиев атналыгы кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. һәм тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. белән берлектә М.Шәймиевның Әнәк авылындагы музей-йортына экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Г.Гибадуллина М.Шәймиев, аның шәҗәрәсе, гаиләсе турында эзлекле, эчтәлекле итеп сөйләде. Укучылар М.Шәймиев турында бик күп мәгълүмат алдылар. Беренче президентыбызның туган авылына экскурсия бик файдалы булды.
-
Брейн-ринг 19.01.2017

"Мизгел" яшьләр үзәгендә төп мәктәпләр арасында "Брейн-ринг" интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта 12 команда катнашты. Мәктәбебезнең "Әмәкәй йолдызлары" командасы 3 урын яулады. Җитәкчесе Хәкимова Г. Ш. Котлыйбыз!
-
Класс сәгатьләре 17.01.2017

17 январь көнне барлык классларда М.Ш.Шәймиевкә багышланган класс сәгатьләре узды.
-
Ел укытучысы-2017
16.01.2017
"Ел укытучысы" конкурсының зона этабында Хәкимова Гөлнара Шәриповна катнашты. Ул Һади Такташның "Ак чәчәкләр шигыре үзенчәлеге" дигән темага ачык дәрес һәм "Уңышлы мәктәп нинди була" темасына мастер класс күрсәтте.
-
Атналык 16.01.2017

Республиканың беренче президенты М.Ш.Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан 16 нчы январьдан мәктәпләрдә атналык игълан ителде . Китапханәче Суфиянова Р.М. китап күргәзмәсе оештырды. Укучылар күргәзмә белән таныштылар.
-
Конкурс творческих работ 10.01.2017

Учащиеся 2 класса Султанова Г., Султанова З. ( учитель Хамматуллина Р. М.) заняли 2 место в республиканском конкурсе творческих работ "Герои сказок Габдуллы Тукая" в номинации "Декоративно-прикладные изделия". Поздравляем и желаем успехов!
-
Файдалы очрашу 09.01.2017

9 класс укучылары "Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы" вәкилләре белән очраштылар. Алар уку йортының юнәлешләре, документлар кабул итү тәртибе, техникумдагы шартлар белән таныштылар.
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2016

24 декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме узды.
-
Кыш бабай остаханәсе 24.12.2016

Мәктәпнең башлангыч класс укучылары "Кыш бабай остаханәсе" дип исемләнгән район конкурсында катнаштылар. 294 конкурсант арасында "Яңа ел чыршысы" номинациясендә Хәйдәрова Алия -2 урынга (укытучысы Мухамадиева А.Ф.), Емельянов Артур, Яруллина Роза- 3 урынга ( укытучылары Хамматуллина Р.М.), " Чыршы уенчыклары" номинациясендә Емельянов Артур -1 урынга ( укытучысы Мухамадиева А.Ф.), "Кар бабай" номинациясендә Закиров Илнар - 3 урынга ( укытучысы Мәүләветдинова И.Р.) лаек булды. Аларны чын күңелдән тәбриклибез һәм тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Олимпиада нәтиҗәләре
23.12.2016
Вәлиев Илнар физкультурадан Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль туры призеры булды (укытучысы Исламов Р.А.). Уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!









