МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Физика атналыгы башланды 10.04.2017

-
Чисталык айлыгы башланды 07.04.2017

Чисталык айлыгы кысаларында мәктәп территориясен кардан чистарту эше башланды.
-
Кошларны каршылыйбыз 02.04.2017

-
Фоат Садриев укулары-2017 30.03.2017

Мөслим лицеенда IV республикакүләм "Фоат Садриев укулары" булды. "Мәгариф"журналы белән берлектә үткәрелгән бу чарада мәктәбебез укучылары да катнашты. 80 нән артык укучы һәм укытучының эшләрен күренекле язучы, шагыйрьләр һәм галимнәр бәяләде. 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис 2 дәрәҗә диплом (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.), 6 нчы сыйныф укучысы Шамс Айрат 3 дәрәҗә диплом (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д.) белән бүләкләнделәр. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Чаңгы ярышы 23.03.2017

Чаңгыда шуу буенча кышкы сезонны ябу ярышлары үтте. Башлангыч класс укучылары арасында Емельянов Артур һәм Холбутаева Диләрәгә, 5-7 класс укучылары арасында Хәкимов Дениска, 8-9 класс укучылары арасында Холбутаева Наилә һәм Вәлиев Илнарларга тиңнәр булмады. Барлык җиңүче укучыларга мәктәп дирекциясенең грамоталары тапшырылды.
-
Теннис ярышы 22.03.2017

Мәктәп күләмендә теннис ярышы үткәрелде. Бигрәк тә 5,6,9, класс укучылары активлык күрсәтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча, 9 класс укучысы Вәлиев Илнар беренче, 5 класс укучысы Хәкимов Денис икенче, 6 класс укучысы Әхмәтгалиев Рәфәгат өченче урын яулады. Афәрин, егетләр!
-
Язгы каникул 20.03.2017

19 марттан 28 мартка кадәр язгы каникул.
-
Конкурс нәтиҗәләре 18.03.2017

Канатлы дусларыбыз кайтуга ел саен сыерчык оялары ясыйбыз. Быел да мәктәптә елдагыча "Һәр сыерчыкка-оя!" конкурсы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 5 класстан Хәкимов Денис, 6 класстан Әхмәтгалиев Рәфәгат, Шамс Айрат, 8 нче класстан Суфиев Рәзил, 9 класстан Вәлиев Илнар һәм Якупов Илдарларның ясаган оялары иң яхшылары дип табылды һәм район конкурсында катнашу хокукын алды. Бу конкурста җиңүчеләргә грамоталар, катнашучыларга рәхмәт хатлары бирелде.
-
День английского языка 14.03.2017
English Language DayIt has been English language Day at our school today. The pupils have sung the songs, told the poems in English. The teacher of English language, Khusaenova Guzel, has told about the importance of the foreign language and sights of London. The day has been interesting and useful. -
"Туган телем-серле тел" конкурсы 13.03.2017

IV Республикакүләм "Туган телем-серле тел" конкурсында катнашып 6 класс укучысы Шамс А.( җитәкчесе Шамсова Р.Д.) 3 дәрәҗә дипломга, 3 класс укучысы Яруллина Р. (җитәкчесе Хамматуллина Р.М.) катнашучы таныклыгына ия булды. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!









