МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
М.Н.Моряков исемендәге фәнни-практик конференция 20.04.2017

Лениногорск шәһәрендә гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләре укучылары өчен М.Н.Моряков исемендәге XIII республикакүләм фәнни –практик конференциясе үткәрелде. Бу конференциядә мәктәбебез укучылары Шакирянов Р., Холбутаева Н., Латипова Л., Шайхразиева А., Бадретдинова А. актив катнаштылар. 6 нчы сыйныф укучысы Шакирянов Рүзәл 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе математика укытучысы Мурзина С.Н.), 9 нчы сыйныф укучысы Бадретдинова Алисә 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе тарих укытучысы Бадретдинова Г.М) диплом белән бүләкләнделәр. Конференция кысаларында төрле экскурсияләр, күргәзмәләр, югары сыйныф укучылары өчен “Букинистик аукцион”, ә кече яшьтәге укучылар өчен “Йолдызлы сәгать” уены оештырылды. Шакирянов Рүзәл бу уенда да үзенең тирән белемгә ия укучы икәнен исбатлап җиңү яулады һәм махсус бүләккә ия булды. Җиңүләрегез белән котлыйбыз! Булдырдыгыз!
-
Конкурс " Смэшбук" 19.04.2017

7 учеников нашей школы приняли участие в школьном этапе Всероссийского конкурса коллажей "Смэшбук", организованном объединенной издательской группой "Дрофа"-"Вентана-Граф" совместно с издательством "Эксмо". Организатором школьного этапа стала учитель начальных классов Хамматуллина Рузиля Мирзарифовна. По результатам первого этапа определились три победителя: Холбутаева Наиля, Тагирова Милена и Мухамадиева Азалия. Победители получили творческие блокноты "Смэшбук" для коллажей, рисования и рефлексии. Работы девочек отправлены на всероссийский конкурс. С нетерпением будем ждать итоги конкурса. Надеемся на победу!!!!!
-
Проектлар бәйгесе 18.04.2017

Казан шәһәренең Менжинский исемендәге мәдәният йортында республикакүләм конкурс һәм фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. "Җиңү-2017" төбәкара проектлар бәйгесендә мәктәбебезнең туган як тарихын өйрәнү музее лауреат булды һәм мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.
-
Ата-аналар җыелышы 18.04.2017

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды.
-
Шефлыкта 17.04.2017

Мәктәп укучылары даими рәвештә авылыбыз өлкәннәренә, ветераннарга шефлыккак йөри, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Бүген укучылар Флүрә апаның хәлен белеп, ишегалдын чистартып кайттылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2017

Бүген мәктәбебездә космонавтика көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәмнең беренче өлеше әлеге көннең тарихы турындагы чыгыш белән башланып китсә, икенче өлеше исә викторина сораулары, кызыклы биремнәр белән үрелеп барды. Шулай ук, командаларга өй эше итеп ракета макетын ясарга һәм якларга кушылган иде. Барлык укучылар да эшкә иҗади һәм җаваплы караган. Ә беренчелекне, иң күп балл туплап, 6 нчы класс, "Гагарин оныклары" командасы яулады.
-
Физика атналыгы башланды 10.04.2017

-
Чисталык айлыгы башланды 07.04.2017

Чисталык айлыгы кысаларында мәктәп территориясен кардан чистарту эше башланды.
-
Кошларны каршылыйбыз 02.04.2017

-
Фоат Садриев укулары-2017 30.03.2017

Мөслим лицеенда IV республикакүләм "Фоат Садриев укулары" булды. "Мәгариф"журналы белән берлектә үткәрелгән бу чарада мәктәбебез укучылары да катнашты. 80 нән артык укучы һәм укытучының эшләрен күренекле язучы, шагыйрьләр һәм галимнәр бәяләде. 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис 2 дәрәҗә диплом (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.), 6 нчы сыйныф укучысы Шамс Айрат 3 дәрәҗә диплом (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д.) белән бүләкләнделәр. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!









