Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Музейларга экскурсияләр дәвам итә 10.11.2016

Шәһәребез музейларына экскурсияләргә йөрү дәвам итә. Бүген 11 нче сыйныф укучылары М.Горький музеена экскурсиягә бардылар.
-
II чирек башланды 07.11.2016

Көзге каникуллар тәмамланып, икенче чиреккә дә аяк бастык. Бу чирек - иң кыскасы, ләкин җаваплысы. Шулай ук шушы атнадан барлык фәннәрдән олимпиадалар да башланып китә. Укучыларыбызга укуларында, укытучыларыбызга - эшләрендә уңышлар телибез!
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2016

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Төп Закон республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.
Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән иминлек, нык сәламәтлек, туган илебез хакына барлык эшләребездә дә зур уңышлар телибез.
-
4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2016

2016 нчы елның 4 нче ноябре бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Халыклар бердәмлеге көне уздыру гадәте XVII йөз башында ук барлыкка килгән. Болганчык еллар тарих битләренә бик куркыныч көннәр булып кереп калган. Шул ук вакытта илебез бөтенлеген юкка чыгарырга тырышучы чит ил хәрбиләре дә барлыкка килә. Тик Рәсәй халкы батырларча көрәшкә ташлана. Россия бөтенлеге барлык халыкларның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә сакланып кала.
Менә шулай итеп, Россия күләмендә халыклар бердәмлеге көне барлыкка килә, ә бераздан ул зур бәйрәмгә әйләнә.
-
Котлыйбыз! 31.10.2016

Гимназия коллективы 2015-2016 нчы уку елындагы милли мәгариф өлкәсендәге югары казанышлары өчен Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Көзге каникуллар башланды 31.10.2016

31 нче октябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр көзге каникуллар игълан ителде. Барыгызны да яңа көч туплап, ял итеп 7 нче ноябрь көнне кабат гимназиядә көтеп калабыз.
-
"Татар кызы - 2016" 29.10.2016

28 нче октябрь көнне район күләмендә уздырылган "Татар кызы - 2016" конкурсында 11 нче сыйныф укучысы Р.Галәветдинова уңышлы чыгыш ясап 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Макулатура җыйдык 25.10.2016

Гимназиядә "Макулатура акциясе" узды. 1-11 нче сыйныфтагы һәр бала да бу чарага актив өлешләрен керттеләр. Балаларга, сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Профсоюз дәресләре узды 21.10.2016

Бүген 10-11 нче сыйныфларда Профсоюзлар көненә багышланган бердәм дәресләр узды.
-
Күргәзмә эшли 15.10.2016

Гимназиянең күргәзмәләр залында ТР ның рәссамнәр берлеге әгъзасы Рөстәм Хуҗинның "Идел-Урал арасы" шәхси картиналары күргәзмәсе эшли. Монда укытучылар сыйныф сәгатьләре, әдәбият, тарих дәресләре уздыра.









