Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе 19.03.2018

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Әлфия Афзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесендә 6В сыйныфы укучысы Зәлия Зәйнетдинова "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Д.В.Вилькеев исемендәге фәнни-гамәли конференция 06.03.2018

Шәһәр күләмендә уздырылган Д.В.Вилькеев исемендәге фәнни-гамәли конференциядә гимназиянең 6В сыйныфы укучысы Алсу Гыймадиева 3 нче урынны яулады. Җитәкчесе - А.И.Гарипова. Котлыйбыз!
-
"Куркынычсызлык тәгәрмәче" 03.03.2018

2 нче март көнне гимназиянең юл хәрәкәте инспекторлары командасы район күләмендә уздырылган "Куркынычсызлык тәгәрмәче" конкурсында катнаштылар.
-
4Б сыйныфы Муса Җәлил музеенда 01.03.2018

Гимназиянең Бердәм тәрбия программасы нигезендә, 4Б сыйныфы укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында эксккурсиядә булдылар.
-
Музейда - кунаклар 28.02.2018

Бүген гимназиянең Ш.Мәрҗани исемендәге музейлар комплексына Казан шәһәренең 55 нче мәктәп укучылары экскурсиягә килде. Гимназия экскурсоводлары төркеме килгән кунакларга эчтәлекле чыгышлар тәкъдим итте.
-
Бүген халыкара туган тел көне билгеләп үтелә 21.02.2018

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Кадерле дуслар! Туган телебезне саклыйк! Туган телебезне яратыйк! Туган телебездә аралашыйк, сөйләшик!
-
"Мәгариф. Карьера - 2018" 21.02.2018

Гимназиянең 10нчы, 11 нче сыйныф укучылары унсигез ел рәттән оештырылучы "Мәгариф. Карьера - 2018" чарасында катнаштылар, төрле һөнәрләр буенча үзләрен сынап карадылар.
-
Котлыйбыз! 20.02.2018

Гимназиянең 6А сыйныфы укучылары шәһәр күләмендә уздырылган "Зеленая страна" дип аталган экологик КВН уенында 1 нче урынны яуладылар. Җиңүчеләребез Татарстан Республикасының Милли музеена юллама белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Рәдиф Гаташ белән очрашу кичәсе 16.02.2018

Бүген гимназиядә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Рәдиф Гаташ белән очрашу кичәсе узды.
-
15 нче февраль - Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2018

Бүген 15 нче февраль - татар халкының бөек улы, каһарман, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне. Шул уңайдан сыйныфларда Батырлык дәресләре уздыру планлаштырыла.









