• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости гимназии

С днем УЧИТЕЛЯ!

Опубликовано: 05.10.2015

5 октябрьдә гимназиянең спорт залында Укытучылар көненә багышланган спорт чаралары узды. Иң элек башлангыч сыйныфлар катнашында күңелле эстафета оештырылды. Биредә гимназиянең иң актив өч укытучысы – башлангыч сыйныф укытучылары Ләйсән Самат кызы, Рәсимә Мидхәт кызы һәм музыка укытучысы Лилия Дамир кызы җитәкчелегендә өч команда – 4 А, 3 А, 3 Б сыйныф укучылары катнашты. Физкультура укытучысы Мәһдиев Илдар Рәшит улы катнашучыларга берсеннә-берсе кызыклы сынаулар уздырды. Шулай итеп, ахырда җиңүчеләр билгеле булды: “Гепардлар” командасы (3 А; капитаны – Рәсимә Мидхәт кызы) – 3 урын, “4 класс – просто класс” командасы (капитаны – Ләйсән Самат кызы) – 2 урын, “Спортсменнар” командасы (3 Б; капитаны – Лилия Дамир кызы) – 1 урын. Бәйрәм чарасы “Энҗекәй” бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Өлкән сыйныфлар һәм гимназиянең волейбол буенча укытучылар командасы катнашында оештырылган волейбол ярышы беркемне дә битараф калдырмады. Гимназия укытучыларын һәм волейболчыларны 6 А, 9 сыйныф укучылары җырлы-биюле музыкаль композиция белән сәламләде. Кызганнан-кыза барган уен укытучылар командасының җиңүе белән тәмамланды.

Хөрмәтле Остазлар! Изге юлыгыздан барганда һәрвакыт шат, мөлаем, сәламәт, тормыштан канәгать булып атлагыз. Бәйрәм белән СЕЗНЕ!

 

“Нур” балалар оешмасы



К списку новостей