Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Гимназистларга Белем ачкычын авыл эте Акбай тапшырды!
Опубликовано: 02.09.2015
1 сентябрьдә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин тууына 80 ел тулуга багышланган Белем көне бәйрәме узды. Халык телендә “Туфан абый мәктәбе” дип йөртелгән яңа гимназия бинасында быел Белем бәйрәме бишенче тапкыр гөрләде. 50 беренче сыйныф укучысын Туфан аганың иң якын кешеләре – яраткан артисткабыз Нәҗибә Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина, оныгы Данияр, шулай ук күренекле язучы Нурихан Фәттахның хатыны, табибә Руфина Фәттахова, галимә Тәэминә Биктимерова һ.б. тәбрикләде.
Театральләштерелгән тамашада Туфан ага әсәрләреннән балаларның яраткан каһарманнары – Кәрлә, Дию, Шүрәле, Г.Камал театры артистлары башкаруында “Авыл эте Акбай” спектакленнән шук-шаян Акбай һәм аның алты дусты катнашты. Беренче сыйныф укучыларына Белем ачкычын да Туфан ага әсәрендәге Акбай тапшырды.
Туфан абыйның иҗат дөньясында ничектер өйдәге кебек иркен, рәхәт. Белем бәйрәменә килгән Дию, Кәрлә, Шүрәле, авыл эте Акбайлары – һәммәсе дә күңелгә якын. Һәм иң мөһиме – Туфан абый барыбызны да белемле булырга өндәп яшәде. “Татар кешесе! Укы! Гыйлемле-белемле бул!” - дия иде ул... Рәхмәт Сезгә, Туфан ага!
12 нче гимназиянең матбугат үзәге
К списку новостей








