Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Гарсия Лорка гимназия сәхнәсендә
Опубликовано: 07.05.2015
7 майда 7 һәм 8 сыйныф кызлары гимназия сәхнәсендә бөек испан драматургы Федерико Гарсия Лорканың “Бернарда Альба йорты” исемле пьесасыннан өзек күрсәттеләр.
Бу спектакль -- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы, безнең гимназиядә укып чыккан Сибгатуллина Алсуның диплом эше. Шуңа күрә спектальне карарга Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Алсуның диплом җитәкчесе Наилә Гәрәева дә килгән иде.
Спектакльның эчтәлеге һәм идеясе катлаулыбулуга карамастан, кызларыбыз –Дамирова Нәргиз, Пириева Зәйнәп, Селиванова Яна, Хөснетдинова Алинә, Шәвәлиева Алия бик яхшы уйнадылар. Наилә Хәкимовна Алсуның эшенә дә, кызларыбызга да югарыбәя бирде. Тамашачылар исә сокланып карадылар.
Алсуны тәбриклибез, киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын! Кызларыбыз, әфәрин! Наилә Хәкимовна, рәхмәт!
К списку новостей








