Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Левитан тембрлы тавышы белән кызлар гимназиясен әсир итте
Опубликовано: 23.04.2015
22 апрельдә “Бөек Җиңүгә – 70 ел”, “Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы”, “Туган тел айлыгы” һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында гимназиянең Актлар залында күренекле әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, тәнкыйтьче Фоат Галимулла улы Галимуллин белән очрашу узды. “Гимназиягезгә бик дулкынланып килдем, Туфан исеме белән бәйле булган җиргә килгәндә дулкынланмый мөмкин түгел...” – дип укучыларны сәламләде ул. Фоат ага Туфан Миңнуллин белән бергә Татарстан Дәүләт Советында эшләгән вакытларын искә алды. “Сезгә шушы матур кызлар иле бинасын төзетү – Туфанның бөтен яшәү мәгънәсе иде. Бу гимназиядә горурланып укыгыз, кызлар!” – диде ул. Шулай ук, Фоат ага сугыш чоры баласы буларак та, шул чор әдәбиятын өйрәнгән галим буларак та сугыш язган еллар турында хатирәләрен яңартты. Фатыйх Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун», Шәүкәт Галиевның «Әткәйгә хат» поэмаларын сөйләп шаккаттырды.
Кызлар исә Фоат агадан гаҗәеп тембрлы диктор Юрий Левитан лекцияләрен тыңларга насыйп булуы, күптән түгел Ингушетиягә булган сәяхәте, галимнең дикторлык сәләте һ.б. хакында кызыксындылар. Бу онытылмаслык очрашуда Фоат Галимуллинның Левитан тембрына охшаш тавыш белән сөйләвен генә түгел, җырлавын да тыңларга насыйп булды. Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Фоат ага!
К списку новостей








