Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
“Онытылмас сезнең батырлык... Мәңгелек кешеләр...”
Опубликовано: 27.02.2015
2015 елның 26 февраленда Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде. Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган театр бәйрәме “Онытылмас сезнең батырлык... Мәңгелек кешеләр...” исеме астында узды. Биредә Казан шәһәре белем бирү оешмаларыннан 19 иҗат коллективы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү буенча Г.Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары алдында имтихан тотты. Катнашучылар чыгышын Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары – Венера Шакирова, Фәнис Җиһанша, Алмаз Сабирҗанов, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары – Нуретдин Нәҗмиев, Миләүшә Нәҗмиева, театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова бәяләде. Жюри әгъзалары театр сөюче яшьләр янына буш кул белән килмәде. Бәйрәм ахырында катнашучыларга ике театрдан да истәлекле бүләкләр тапшырылды, Кәрим Тинчурин театры артистлары катнашында М.Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле күрсәтелде.
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның республика конференциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Быел Туфан Миңнуллин конференциясе икенче тапкыр уздырыла. Конференциядә катнашучылар өч номинациядә көч сынаша:
1. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.
2. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..”
3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”. Темасы - “Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”.
12 мартта “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча сайлап алу турында Татарстан Республикасы районнары мәгариф оешмаларыннан килгән 20 иҗат коллективы катнашачак.
Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Халыкара театр конендә – 2015 елның 27 мартында Фатиха Аитова исемендәге 12 гимназиянең Актлар залында уздырыла. Хәерле сәгатьтә!
“Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Казан шәһәре белем бирү оешмаларының сайлап алу туры нәтиҗәләре:
Гран-при – Әмирхан Еники. “Мәк чәчәге”. Вахитов районы 1 нче татар гимназиясенең 7,8 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Хөснетдинова Эльмира Рөстәм кызы, Жиранина Катарина Алексеевна.
1 урын - Әмирхан Еники. “Бер генә сәгатькә”. Киров районы 3 нче татар гимназиясенең 5-10 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Садыйкова Гөлсинә Солтан кызы, Исмәгыйлова Минзирә Рәсим кызы.
2 урын – Гөлнур Насыйбуллина. “Балачактан – үлемгә”. Мәскәү районы Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия 5-8 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы, Хәбибуллина Лилия Дамир кызы.
2 урын – Ибраһим Абдуллин. “Эх, Уфа кызлары!”. Совет районы 141 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары; җитәкчеләре: Гыйззәтуллина Айсылу Раиф кызы, Гыйльметдинова Ләлә Хәсән кызы, Фәизова Фирая Сафа кызы.
3 урын – Туфан Миңнуллин. “Моңлы бер җыр”. Киров районы 4 нче татар гимназиясе укучылары; җитәкчеләре: Фәрдиева Халидә Газиз кызы, Хәйруллина Мәдинә Гыйният кызы.
3 урын – “Фронттагыдай тылда көрәш барды”. Киров районы 4 нче гимназия-интернатының “Казан рухы” театр студиясе; җитәкчесе: Нәҗмиева Рафилә Халит кызы.
Иң яхшы хатын-кыз роле – Әмирхан Еники.“Ана һәм кыз”. Ана -Шәйхетдинова Диана Рәис кызы, Идел буе районы 83 нче лицей укучысы; җитәкчеләре: Галиева Алсу Илгиз кызы, Сафина Гөлназ Васил кызы.
Иң яхшы хатын-кыз роле – “Фронттагыдай тылда көрәш барды”. Шәңгәрәева – Миңнуллина Язгөл Рамил кызы,Киров районы 4 нче гимназия-интернатының 8 А сыйныфы укучысы; җитәкчесе: Нәҗмиева Рафилә Халит кызы.
Иң яхшы ир-ат роле – Фатих Кәрим. “Кыңгыраулы яшел гармун”. Фазыл - Дәүләтшин Альберт Айрат улы,Совет районы 121 нче лицей; 178 нче мәгариф үзәге укучысы; җитәкчеләре: Вәлиуллина Рәмзия Һашим кызы, Мөхетдинов Раил Фәрхат улы.
Иң яхшы сәхнә бизәлеше - Әмирхан Еники. “Бер генә сәгатькә”. Мәскәү районы 9 нчы гимназия; җитәкчесе: Шәрәфетдинова Миңниса Зиннәтулла кызы.
Жюриның махсус бүләге “Батырлык өчен” - Идел буе районы 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (коррекция класслары) укучылары; җитәкчеләре: Вафина Люция Мөдәрис кызы, Әминова Рәмзия Әхәт кызы.
Конференцияне Оештыру комитеты
К списку новостей








