• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости гимназии

Гимназистларны Кырым кунаклары сәламләде

Опубликовано: 01.09.2014

1 сентябрьдә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә Мәдәният елы кысаларында “Мәдәни сентябрь” дип исемләнгән Белем көне тантанасы узды. Беренче сыйныфка укырга килгән 63 гимназистны Кырым делегациясе исеменнән Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильяс улы Ильясов, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Насыйх улы Зиннуров сәламләде. “Беренче сентябрь – ул тынычлык һәм дуслык бәйрәме! Сез – тыныч илнең бәхетле балалары. Киләчәктә дә, үз илебездә бер тату гаилә булып яшәргә насыйп булсын!” – диде Рәмзи әфәнде укучыларга мөрәҗәгатендә.
Барыбызның хәтерендә әле озак сакланыр бу Мәдәни сентябрь... Укучылар Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык кебек Тукай каһарманнары белән очрашты. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, кунаклар өчен гимназия ишегалдында хәләл ярминкә гөрләде. Кырым кунаклары исә кызлар гимназиясе буенча сәяхәт кылды.
Халкыбызның йөзек кашы булган Фатиха Аитова, Туфан Миңнуллин варисларының изге теләкләре чынга ашсын:
Фатиха Аитова исеменә
Беркайчан тап төшермәбез.
Аның кебек киләчәктә
Зур мәктәпләр ачарбыз!
 
Киләчәктә милләтенең
Зыялысы булырбыз.
Язучы да, депутат та, -
Туфан варислары без!
Хәерле көн! Бу ссылкадан Белем көне фотоларын, язмасын  карый аласыз.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/gimnazistlarny-kyrym-kunaklary-selamlede/


К списку новостей