Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Бездә кунаклар!!!
Опубликовано: 22.02.2014
21 февраль көнне гимназиябездә Бөтендөнья туган телләрне саклау көне уңаеннан күренекле драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе үзенең эшен башлап җибәрде. “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясендә җиңү яулау өчен, республикабызның 21 авыл һәм шәһәреннән килгән укучылар коллективы көч сынашты. Бәйгенең шарты булып, Туфан Миңнуллин иҗат иткән драматургия жанрындагы әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү тора иде.
Укучылар чыгышын татар халкының күренекле театр артистлары Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсгать Хисамов, Илдус Әхмәтҗанов бәяләде.
Конференциянең дәвамы 27 мартта булачак. Шушы көнне “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясендә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Әлегә мәктәп театр коллективларына конференциядә катнашу турындагы шаһәдәтнамәләр гына бирелде.
К списку новостей








