Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ X РЕСПУБЛИКА КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Опубликовано: 25.03.20232023 елның 25 мартында «Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә» күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның X республика конференциясе узды. Әлеге Конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын - 362 кешене үзенә җыйды.
Конференциядә фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр 5 юнәлеш буенча бүленде: Журналистика «Кызыл тышлы дәфтәрдән», Фәнни эшләр «Үзем сайлаган язмыш», «Тормышым-булмышым» башлангыч сыйныфлар арасында рәсемнәр бәйгесе, Драматургия «Театр яктылыкка, нурга илтә!.. », «Утырып уйлар уйладым» укытучылар эшчәнлеген үз эченә алды. Татар әдәбиятының мәктәп программасы әсәрләре буенча «Китапнамә»: буктрейлерлар, видеорекламалар каралды.
Конференциягә җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган Жюри бәя бирде.
Конференциядә Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә, Туфан аганың шәхси әйберләреннән торган фотозона да укучыларны битараф калдырмады.
Быел Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясе унъеллыгы. Ә бу үз чиратында эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау, истәлекләрне барлау дигән сүз. Тарихка күз салыйк әле:
2013нче елның 1 нче мартында гимназиябез өчен сөенечле вакыйга - Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган «Хәтер залын » ачу тантанасы була!
Иң беренче Конференция 2013 елның 27нче мартында – Театр көненә туры китереп үткәрелгән. Юнәлешләр күп булу сәбәпле, бүләкләү тантанасы 3 сәгать барган. Нәҗибә апа 4 ел дәвамында конференцияне үзе ачкан.
10 ел дәвамында Конференция секцияләре Татарстан Республикасы Дәүләт советында, «Татмедиа»да, Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә һәм Туфан ага ярдәме белән төзелгән 12 нче гимназиядә уздырылган.
Ун ел эчендә 6 юнәлеш, 10 меңләп катнашучы, 15 жюри әгъзасы, 500 спектакльдән өзек сәхнәләштерелгән, 5 җыетык чыгарылган.
Шушы вакыт эчендә «Туфан мәктәбе» проекты дөнья күргән. Укучылар Туфан Миңнуллинның Хәтер залында «Туфан мәктәбен» узган шәхесләр – күренекле драматургның замандашлары, дуслары, якыннары белән күрешеп, җылы әңгәмә коралар. Проектының үзенчәлеге - чакырылган кунакларга «12 нче гимназиядән – 12 сорау». Шушы тапшыру кысаларында кунакта Разил Валиев, Әлфия Туфановна, Данил Салихов булганнар.
Туфан абый – җиңелү белмәс көрәшче иде. Аны искә алганда, ирексездән Туфан аганың тормыш девизы булып, Тукай сүзләре яңгырый кебек: «Татар бәхете өчен мин җан атармын. Татар бит мин, үзем дә чын татармын!»
Туфан ага безнең гимназия укучылары белән аралашып яшәгән. Гимназиягә ул ун Әлмәндәр гомере теләп, әлеге теләкләрне язып калдырган. Ул музейда да саклана.
Без – Туфанлы, Фатихалы буын!
Сез атлаган юлдан йөрибез без,
Сез көйләгән көйне көйлибез.
Нәкъ сезнеңчә каләм, кәгазь алып,
Хәрефләрдән галәм төзибез.
К списку новостей