• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости гимназии

Туган көнең белән, Туфан ага!

Опубликовано: 25.09.2013

12 сентябрьдә Туфан абый Миңнуллин фатирында күренекле драматургны искә алу кичәсе узды. Гадәти кичә түгел бу. Миңнуллиннар гаиләсенең әдәби-музыкаль өй кичәсе, дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Әлеге кичәләрне газиз әтисенең рухын шатландырып, Әлфия ханым Юнысова узган ел оештыра башлаган. Разил Вәлиев, Фәрит Бикчәнтәев, Альбина Шаһиморатова, Исмәгыйль Шәрәфиев һ.б. татар зыялылары Туфан аганы искә алган бу кичәләрдә. Инде безнең гимназиягә дә чират җитте...
“Сентябрь – яңа уку елы башланган чак. Шуңа күрә без бу сезонны 12 нче кызлар гимназиясе белән очрашудан башлап җибәрергә уйладык. Сезнең гимназия – Әти күңелендә аерым бер урын биләп тора иде”, - дип башлады сүзен Әлфия ханым. Директорыбыз Илһамия ханым Тимеркәева, Туфан аганың якташы, безнең гимназиядә укучы Алисә белән Энҗенең әтисе Эдуард Рәхмәтуллин да Туфан аганы тирән юксыну белән искә алдылар. Җырчы кызларыбыз Әдилә Мозафарова белән Энҗе Рәхмәтуллина күңелләребезне җыр белән назладылар... Кичәнең тагын бер күркәм гадәте – Әлфия ханым Туфан аганың “Утырып уйлар уйладым” китабы циклыннан язучының “тешле” мәкаләләрен укыды. Монда без Петербургтан килгән рәссам Рәшит Гыйләҗев белән дә таныштык. Ул Туфан ага әйтеп калдырган соңгы васыятьне үтәгән – щепкинчыларны “иҗат иткән”. Күренекле артистка, драматургның тормыш иптәше Нәҗибә ханым исә бу кичәләрнең узуына сөенеп туя алмый. Ул әледән-әле: “Бүген Туфанның туган көне”, - дип кабатлый иде... Туган көнең белән, Туфан ага! Сез гел безнең янда кебек.
Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА


К списку новостей