• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А
Телефон: +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43
E-Mail: G12tat.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой"
Руководитель: Нагимова Зуммарат Шамиловна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 449 учащихся
У нас учат: 30 педагогов

Новости гимназии

1 сентябрь - Белем көне

Опубликовано: 01.09.2022

Ә сез беләсезме, 1 сентябрьне кайчаннан бәйрәм итә башлаганнар? Белем көне буларак, ул 1984 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - Яңа уку елы башлануының тантанасы. Ә беренче сыйныф укучылары өчен бу - Беренче кыңгырау бәйрәме.

Быел гимназиябезгә 52 укучы кабул иттек. Нәни дусларыбыз бәйрәмебезне бизәп, үзләренең матур шигырьләрен сөйләде. Белем иленең серле ачкычын укытучы апаларына тапшырдык. 1а сыйныфы җитәкчесе - Самитова Альмира Миннуровна, 1б сыйныфы җитәкчесе - Гайнуллина Лейля Гусмановна.

1 сентябрь балачакның иң кадерле, якты бәйрәме - тәүге тапкыр гимназия бусагасын атлап кергән көн. Без дә быел ахыргы тапкыр, зур горурлану хисе белән яраткан гимназиябездә ахыргы 1 сентябрь иртәсен каршылыйбыз, дип дәвам итте сүзне чыгарылыш сыйныф укучылары. Бусаганы атлап керү белән кулдан тотып белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы укытучыларына да рәхмәт җиткерделәр.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды һәм Гимназия гимны белән тәмамланды. 

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге.

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аннары зур юлга озаткан ахырдан.

"Чың" итеп алыр ул, кыңгырау - җиз батыр!

Ныг(ы)рак кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән - мәктәпкә!

Бүгеннән - зур юлга: хәерле  сәгатьтә!

 



К списку новостей