Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Парламентский урок
Опубликовано: 24.04.2013
“Дәүләт Советына депутат булып килегез, кызлар!”
22-27 апрельдә республика мәгариф учреждениеләрендә парламент дәресләре узды.
22 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәп укучылары ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашса, 24 апрельдә гимназиябезнең 9-11 сыйныф укучылары депутат, шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиев уздырган парламент дәресендә катнашты.
Әлеге дәреснең үзенчәлеге – Разил әфәнде дәресне тулысынча татар телендә алып барды. Шулай ук безнең кызлар өчен ТР Дәүләт Советы буенча оештырылган мавыктыргыч экскурсия дә татар телендә булды.
Ниһаять, без көтеп алган парламент дәресе гимназиябез гимны белән башланып китте... “Безнең очрашуыбыз бик мәгънәле башланды. Бүгенге дәреснең эчтәлеге – дәүләт символлары турында булачак”, - дип, укучыларны сәламләде Разил әфәнде. Татарстанның дәүләт символлары – флаг, герб, гимнның раслану тарихын тәфсилләп сөйләгәч, Разил әфәнде безнең укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Укучыларны БДИ, чит илдә уку, милли мәгариф проблемалары, Универсиада мәшәкатьләре, Разил әфәнденең тыгыз эш графигы һәм иҗаты, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләренең кимүе һ.б. бик күп мәсьәләләр борчый икән. Бер укучыбызның: “Разил абый, ә без Дәүләт Советына депутат булып килсәк, Сез безне көтәсезме?” дигән соравына Разил әфәнде аптырап калмады: “Озак көттермәгез! Безгә хатын-кыз депутатлар бик кирәк. Сезгә өметебез зур!Бездә ил белән ирләр идарә итә, ирләр белән хатын-кызлар идарә итә...” – дип, ярымшаяру белән җавап кайтарды.
Парламент дәресе аягүрә басып, яңа гына “табадан төшкән” Татарстан Республикасы гимнын җырлау белән тәмамланды. Бу әһәмиятле һәм эчтәлекле дәрестән һәркем үзенә тормыш сабагы, яшәү илһамы алгандыр. Рәхмәт Сезгә, Разил абый!
Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА
К списку новостей








