Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Благотворительная ярмарка
Опубликовано: 27.09.2012
Чын йөрәктән... “Мәрхәмәт” акциясе
27 сентябрьдә кызлар гимназиясендә якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан “Мәрхәмәт” акциясе узды. Бу көнне гимназиянең 7 сыйныф укучылары хәйрия ярминкәсе оештырды. Әлеге күркәм чараның асылы шунда: ярминкәдә сатылган “иҗат җимешләре” кызларның үз куллары белән эшләнгән. Җыелган акчалар исә Өлкәннәр көненә укытучы-ветераннарга, әби-бабайларга истәлекле бүләк алуга тотылачак.
Ни хикмәт, ярминкә ахырында өстәлләрдәге кул эшләреннән “җилләр исте”. Ә сату-алуда тәмам остарып беткән 7 сыйныф кызлары сөенешеп: “Сатудан 3 мең 390 сум акча җыелды. Мондый “Мәрхәмәт” акциясендә тагын катнашасыбыз килә!” – диделәр. Хәер, әби-бабалар хөрмәтенә ихлас йөрәктән эшләнгән эшнең бәрәкәте булсын!
Педагог-оештыручы Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА.
К списку новостей








