Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Новости гимназии
Туфан абый белән саубуллашу
Опубликовано: 02.05.2012
Безнең өчен Туфан абый күренекле драматург кына түгел, ә бәлки халкыбызның зур таянычы, алтын баганасы да булып тора. Аның үз халкының данын, абруен саклап зур трибуна артларында ясаган чыгышларын тыңлаганнан соң, бернинди уңайлыклары булмаган татар телендә белем бирүче гимназияне заманча мәктәп бинасына күчерү бары тик аның ярдәме белән генә тормышка ашырылачак, дигән фикер безне зур гозер белән Туфан абый янына алып килде. Ялгышмаганбыз. Көн - төн бина төзелеп яткан төзелештән кайтып кермәүләр, акча юнәлтү өчен бер түрәдән икенче түрәгә йөгереп йөрүләр - бары да зур даирә кешеләренең Туфан абый сүзенә колак салулары, аның сүзен читкә ташламаулары аркасында гына үз нәтиҗәсен бирде. Тагын бер кат басым ясап әйтә: бары тик Туфан абый тырышлыгы белән бүген кызларыбыз затлы бинада укуын дәвам итә алды. Гимназия өчен Туфан абый барын да эшләргә риза иде.
Әле бер атна элек кенә беренче класса керәчәк укучы кызлар һәм әти- әниләре белән үзе күреп сөйләште. Хыялы: зыялы да, затлы да, белемле дә, телләрне белгән кызлар гына укысын иде бу гимназиядә. Гимназиягә Ф. Аитова исемен бирү өчен дә ул тырышты. Ә без коллектив белән аның исемен бирергә тәкъдим иткән идек. Ф. Аитова музеен ачарга уйлагач та, беренче сентябрьдә ачарбыз, иганәчеләр табып эскизларын ясап менә дигән җиһазлар кайтартырбыз дип шатландырган иде. Олы терәгебез, зур өметләребезне югалттык без бүген. Бүген яныма килеп: “Гимназия язмышы ничегәк булыр икән?” - дип күпме укытучы килеп сорау бирде.Күрәсең, Туфан абыйның янәшә булуы, олы ярдәме безгә эшләргә көч, дәрт биргән.
Бүген бөтен татар дөньясы зур югалту кичерә. Аның хыялларын, өметләрен тормышка ашырырдай, эшен дәвам итәрдәй милләт җанлы кеше табылырмы, юкмы - менә нәрсә күңелне әрнетә, җанны бимазалый. Авыр туфргың җиңел булсын, дөньялыкта эшләгән изге гамәлләрегез дога булып ирешсен, Туфан абый. Сезнең биргән киңәшләрегез, үз кызыгыздай күреп ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт. Нәҗибә апага, туган – тумачаларыгызга сабырлык бирсен, Ходай.
К списку новостей








