Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Театр коллективы Республикага үтте 28.04.2019

Гимназиябезнең театр коллективы "Чит телләр белгечләре" фестивалендә зона буенча җиңүчелек яулады һәм Республика этабына үтте.
Котлыйбыз!
-
Волейбол дәвам итә... 27.04.2019

27 апрель көне 3нче, 6нче һәм 9нчы сыйныфлар әти-әниләр җиелма төркемнәре арасында финал үткәрелде. Нәтиҗәдә әти-әниләр арасында 9нче сыйныф җиңүче булып калды.
Котлыйбыз!
Майда алар гимназиябезнең җиелма кызлар төркеме һәм укытучылар җиелма төркеме белән уйнаячаклар.
-
Язгы өмә 27.04.2019

Гәдәттәгечә бүген кызларыбызның әти-әниләре һәм гимназия хезмәткәрләре өмәгә чыкты. Нәтиҗәдә гимназия янындагы күл тирәсе ямьләнеп китте. Сыйныфлар үз чиратта атна эчендә билгеләнгән территорияләрен чистартып чыктылар.
Өмәдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез!
-
“Мин татарча сөйләшәм”дә призерларыбыз 27.04.2019

8а сыйныф укучылары Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашып призер исеменә лаек булдылар.
Катнашкан кызларыбызны һәм сыйныф җитәкчесен Рузилә Тәлгат кызын чын күңелән котлыйбыз!
-
Илсөяр Иксанова йолдызлыгында 10.04.2019

Буген гимназия укучылары "Әдәби эскәмия" проекты кысаларында шагыйрә, прозаик, журналист, "Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова белән очраштылар. Шагыйрәнең иҗаты белән танышу укучылар күңелендә озак сакланыр.
-
"Олимпия-2019" 08.04.2019

Казан шәһәре күләмендә узган "Олимпия -2019" әдәби уенында Киров-Мәскәү районы төркеме җиңеп кайтты. Бу төркем эчендә гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шагеева Светлана Вячеслав кызы да катнашты.
Җиңү белән котлыйбыз!
-
Волейбол дәвам итә... 06.04.2019

Шимбә көнне 3нче һәм 4нче сыйныфлар җыелма төркемнәре волейболда көч сынашты. Матчны 3нче сыйныфлар җыелма командасы 2:0 нәтиҗәсе белән отты.
Шул ук көнне алар 1нче сыйныфлар җыелма төркеме белән очрашты. Бу уенда 3нче сыйныфлар төркеме 2:0 нәтиҗәсе белән җиңүче булып калды.
Шулай итеп башлангыч сыйныфлар җыелма төркемнәре арасында 3нче сыйныфлар коммандасы җиңүче булды.
Котлыйбыз!
-
"Мин татарча сөйләшәм" 05.04.2019

8а сыйныф укучылары - "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашып кайттылар.
-
"Әзер бул! "Юк" дип әйтә бел." 05.04.2019

Гимназиябезнең кызлары "Әзер бул! "Юк" дип әйтә бел." акциясендә катнаштылар.
-
Укытучылар спартакиадасы 04.04.2019

Гимназиябезнең төркеме Мәскәү районы буенча узган спартакиадада мылтыктан ату буенча икенче урын яуладылар!
Наил Мәхмүт улын, Айнур Айрат улын һәм Әлфис Әнәс улын котлыйбыз!








