МБОУ «Верхнетакерменская основная общеобразовательная школа имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423708, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Верхний Такермен, ул. Школьная, д1Б. 423700, Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-552-54-38 |
E-Mail: | 2809000003@tatar.mail.ru,vtak_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнетакерменская ООШ имени Г. Сабитова" |
Руководитель: | Гараева Флюра Ярулловна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 57 учеников |
У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ «Верхнетакерменская основная общеобразовательная школа имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
В рамках весенней недели добра учащиеся 6,7 классов побывали в гостях у бабушки с дедушкой Шайдуллиной АЙСЫЛУ. Как встретили учащихся Наиль абый и Мугазлима апа! За всю встречу улыбка не сходила с лица ни у них, ни у нас. Мы все были очень рады. И думаем- радость была обоюдна. Интересные повествования Наиль абыя и Мугазлимы апа, горячий чай со вкусняшками и теплую атмосферу этого гостеприимного дома мы унесли в наших сердцах и будем хранить до следующей встречи. 15.03.2018
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" башланып китте .Нэрсэ ул яхшылык, мәрхәмәтлелек? Ул бар яхшы эшләр, елмаюлы караш, әти-әниләребезнең сүзен тыңлау, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, олыларга hэм узеңнән кечеләргэ хөрмәт hэм ихтирам күрсәтү. Безнең дэ бик тә яраткан һәм хөрмәт иткән ,сугыш еллары шаһите булган туксан алты яшьлек карт әбиебез – Мосаллия әби бар. Мосаллия әбиебез янына без - аның оныкчыклары еш барырга тырышабыз. Карт әбиебез безгә тормышында булган бик кызыклы вакыйгаларны сөйли, ә без аңа өйдәге эшләрен эшләргә булышабыз. Өй җыештырабыз,тузан суыртабыз,савыт-саба юабыз һәм эшләрдән соң рәхәтләнеп бергәләп тәмләп чәй эчэбез. Карт эбиебезне онытмыйбыз еш килергә,булышырга тырышабыз,чөнки ул хөрмәт һәи ихтирамга лаеклы. Якыннарыбызның хәлләрен көн дә сорашып,аларга ярдәм итеп яшик! 15.03.2018
-
Язгы "Игелек кыл" атналыгы кысаларында Югары Тәкермән төп гомуми белем биру мәктәбендә төрле чаралар уткәрелеп килә.Шулардан берсе,6 ,7 нче сыйныф укучыларынын Халисә әбигә барып хәлен белешу,йорт эшләрендә булышу булды 14.03.2018
-
8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Югары Тәкермән төп гөмуми белем биру мәктәбенең 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Ягез әле,кызлар!" бәйгесе оештырылды. 10.03.2018
-
Югары Тәкермән мәктәбендә башлангыч сыйныфлар һәм китапханәче Хаматшина Әлфия апа ярдәмендә “Татар милли бизәкләре” исемле китаплар күргәзмәсе үткәрелде.Күргәзмәдә балаларга татар милли ашлары,бизәкләре,җырлары,уеннары турында мәгълүмат бирү өчен бик яхшы төрле тематик һәм информацион материаллар тупланган иде. Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелде. Милли киемнәребез белән танышу ,гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез.Балаларга күргәзмә бик ошады һәм кызыклы булды 07.03.2018
-
МБОУ Верхнетакерменская ООШ Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен , аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк. Шул максаттан мәктәптә” Татар халык милли бизәкләре “исемле кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде.Күргәзмә өчен кирәкле әйберләрне башлангыч сыйныф балалары, әниләре,әбиләре алып килде. Анда төрле экспонатлар урнаштырылды: чиккән сөлгеләр,кулъяулыклар,төрле кул эшләре, урын-җирләр, сандык, милли ирләр һәм хатын-кызлар киемнәренең элементлары һ.б. Балалар шул әйберләр белән таныштылар, алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карадылар 07.03.2018
-
Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессларындагы яшәү рәвешләрен, социаль , иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.Шуныңөчен без татар халкының барлык төр йолаларында (календарь һәм көнкүреш йолаларында) чагылыш тапкан, йолаларның «төзү материалы» булган уен-тамаша элементларын да читтә калдыра алмыйбыз. Уен бию,җырларның күпкенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. «Ана сөте белән керә торган» тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һ. б. нормаларын тапшыру шуна нигезләнә. Эш шунда, ул уеннарда халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары да 8 Март – әниләр бәйрәмен түгәрәк уен формасында үткәрделәр. Халкыбыз ,әби-бабаларыбыз уйнаган уен,җыр ,биюләрен искә тошереп, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйналды.Бәйрәмгә килгән әниләр уеннарда һәм биюләрдә ( "Йөзек салыш", "Чума үрдәк чума каз", "Күз кысышлы", "Кәрия Зәкәрия", "Түбәтәйле", "Капкалы" )бик актив катнаштылар. 07.03.2018
-
Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Һәр чәчәкнең үз исе- һәр халыкның үз төсе “ исемле татар милли орнамент,бизәкләрен өйрәнүгә багышланган рәсем бәйгесе булып узды. Балалар рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләрен рәсемдә чагылдырып, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне сүрәтләп, кисеп ябыштырып эшләделәр. Түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләрне бизәүне балалар аеруча яратып башкардылар.Рәсем бәйгесендә укучылар үзләрен бик иҗади яктан күрсәттеләр. 07.03.2018
-
5 нче мартта мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучылары әзерләгән "Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием" дигән бәйрәм кичәсе узды. Балалар әниләренә матур концерт номерлары буләк иттеләр, уеннар оештырдылар. Язгы бәйрәм кичэәсеннән барысы да канәгать калды. 06.03.2018
-
8 нче март халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Югары Тәкермән төп гомуми белем биру мәктәбенең 6,7 нче сыйныф укучылары Татарстаннынң атказанган укытучысы,барлык гомерен шушы мәктәптә рус теле Һәм әдәбияты укытуга багышлаган Фәррахова Зөлхидә Мәхдум кызы белән очрашу уткәрделәр.Очрашу бик җанлы Һәм эчтәлекле утте 01.03.2018