Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
E-Mail: | sch1104_tg@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 324 |
У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Татарстанның 100 еллык юбиее уңаеннан күргәзмә 15.03.2019
Татарстанның 100 еллык юбиее уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар оештырылды. Китапханәчебеә Ризванова Ә.Ш. оештырган күргәзмә шундыйлардан. Күргәзмәдә республика тарихы, аның күркәм кешеләре, җитәкчеләре турында да мәгълүматлар табарга була.
-
"Уйнагыз, гармуннар!" 07.03.2019
Татар милли традицияләренең иң күркәме - татар кешесенең җыр-моңга гашыйк булуы, гармун уйнап, элек-электән күңел юата белүе, бәйрәмнәрне матур итеп үткәрә алуы. 4 нче сыйныф укучылары, 8 нче Март бәйрәмнәрендә "Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе оештырып, укучыларыбызның игътибарын гармун уен коралына юнәлтте, аның матурлыгына тагын бер сокланырга мәҗбүр итте. Кичәдә Минзәлә шәһәренең иң төп гармун остазы Альберт Зиннур улы катнашты. Гимназиянең инглиз теле укытучысы Марат Фәез улы, һәрвакыттагыча, кичәнең үзәгендә булды. Гармунда уйнарга өйрәнеп килүче укучыларыбыз да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле, хисле булды. Афәрин! Сыйныф җитәкчесе Раушания Шамил кызына бик рәхмәтлебез.
-
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! 07.03.2019
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! Язгы бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен өләшә, малайларыбыз кызларны-гүзәл затларны сөендерә, мәктәп администрациясе үз хезмәткәрләрен котлый. Мәктәбебез бүген шат авазлардан гөрләп тора. Һәммәгезне дә бәйрәм белән!
-
"Озын толым" бәйгесе 07.03.2019
Гимназия кызлары - бик сөйкемле, зыялы, озын чәчле кызлар. 8 Март бәйрәмнәренә багышлап, 5-11 нче сыйныф кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе үткәрелде. Иң актив җанатарлар, билгеле, малайлар булды.
-
Ветераннарыбызны котладык 07.03.2019
Лаеклы ялга чыккан педагогик хезмәткәрләребез мәктәпне бик хөрмәт итәләр, бәйрәмнәрдә килеп, коллектив һәм укучыларыбыз белән күрешеп яшиләр. 8 нче Март бәйрәмнәренә багышланган чараларда да алар табын түрендә булдылар, һәрвакыттагыча, гимназиягә бәйрәм кәефе алып килделәр, төрле чараларда катнаштылар.
-
“Без бергә” Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры 04.03.2019
Бүген гимназиядә балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры узды.
Бәйгедә төрле сыйныфладан да катнашучылар булды. Алар үзләренең чыгышларын зур иҗади якын килеп башкардылар.
Афәрин, балалар, булдырдыгыз!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 04.03.2019
Бу ялларда Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып узды. Бәйгедә гимназия командасы да катнашты. Кышкы спорт төрләреннән башка биредә мәгариф хезмәткәрләре гер күтәрү, армстерлинг, канат тартышу кебек спортларда да көч сынаштылар. Спорт - сәламәтлек нигезе, барлык катнашучылар күтәренке күңел белән кайтып китте.
-
Кышкы ял оештырдык 04.03.2019
Бүген гимназия хезмәткәрләре өчен ачык һавада кышкы ял оештырдык. Табигать белән хозурланып, чаңгы-чанада шуып, кайнар чәй белән сыйланыр өчен иң күңелле көн иде бүген. Гимназия хезмәткәрләре моны кулдан ычкындырмады! Яллар бик күңелле үтте.
-
Җимлекләр ясыйбыз 02.03.2019
Кошларның азык табуда авыр вакытлары җитте, язга таба аларга бик авыр. Гимназия укучылары кошларга-дусларга ядәм итәргә тырышалар. Алар, җимлекләр ясап, үзләренең активлыкларын күрсәтәләр.
-
«Нужно ли рисковать собой ради спасения жизни других?» 02.03.2019
2.03.2019 для учащихся 9-11 классов гимназии был проведён диспут «Нужно ли рисковать собой ради спасения жизни других?»
Ученики рассмотрели различные ситуации и пришли к выводу: человек способен во имя спасения другого пожертвовать своей жизнью.
И если у него «горячее сердце», он не будет рассуждать, стоит ли этого человека спасать, заслуживает ли он этого.
Мероприятие завершилось просмотром видеоматериалов о "Горячих сердцах".